16 нчы январь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында математика укытучыларының семинары булып узды. Семинар барышында математика укытучысы Мифтахова Сәлимә Габдулловна 9 сыйныф укучылары белән ачык дәрес, математика укытучысы Щеглова Айгөл Рауфовна 8 сыйныф укучылары белән ачык чара күрсәтте.. Аннан математика укытучылары Хөснуллин И.М. һәм Каримуллина М. М. Доклад белән чыгыш ясадылар Түгәрәк өстәлдә математика фәнен укыту буенча актуаль мәсьәләләр, олимпиада хәрәкәтендә катнашу, педагогларның конкурсларда һәм конференцияләрдә катнашуы, БДИга әзерлек мәсьәләләре каралды.