Аны бәйрәм итү турындагы указны Владимир Путин имзалады. ТАССР төзелү – ул республикабызның дәүләтчелеге үсеше тарихында иң мөһим чор. Бу вакыйга уңаеннан, Шәтке авыл китапханәсендә “ТАССР төзелүгә 100 ел” дип исемләнгән тематик күргәзмә ясалды. Әлеге күргәзмәгә Татарстан тарихы турында китаплар, альбомнар урнаштырылды.