ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елны Татарстанда ТАССР төзүленең 100 еллыгы елы дип игълан итте.

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТАССР төзелү – ул республикабызның дәүләтчелеге  үсеше тарихында иң мөһим чор. Бу вакыйга уңаеннан, Теләче Үзәк китапханәсенең уку залында “Тарих йомгагын сүтеп...” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Анда тәкъдим ителгән басмалар укучыларны ТАССР төзелү тарихы, аның үсеше, мирасы, татар мәдәнияте белән таныштыра. Күргәзмәдә татар һәм рус телләрендә хәзерге заман һәм шулай ук элеккерәк елларда нәшер ителгән китаплар урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International