12 нче гыйнвар көнне Казан шәһәрендә «Мини футбол- в школу» дип исемләнгән футбол ярышы турнирының финал этабында Теләче урта мәктәбе балалары призлы урыннарга лаек булды. 2002-2003 нче елгы кызлар командасы - 3 нче урын, 2006-2007 нчы елгы малайлар командасы 2 нче урынны яуладылар. Командаларны өстәмә белем бирү педагоглары А.Р. Хәбиров, Р.Г.Хәбиров., физик тәрбия бирү укытучылары Р.Р.Хәкимов һәм Б.Р. Сәләхиев әзерләде. 1 нче урында Казан шәһәре командасы, 3 нче урында - Яр Чаллы командасы чыкты. Җиңүләрегез белән котлыйбыз , зур уңышлар теләп калабыз!