12 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию төркеме (җитәкчесе Баева Зилә Рафаил кызы) һәм “Асылташлар” (җитәкчесе Касимова Ләйлә Ильмаз кызы) “Рождественская сказка” дип исемләнгән балалар һәм яшүсмерләр иҗаты халыкара фестивалендә катнаштылар. “Асылташлар” бию коллективы 2 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр һәм фестиваль- конкурска чакырылдылар. “Сюрприз” бию коллективы 1 һәм 2 дәрәҗә лауреат булдылар һәм фестиваль- конкурска чакырылдылар. Баева Зилә Рафаил кызы рәхмәт хаты белән бүләкләнде.