Президент Владимир Путин Указы нигезендә 2020 ел - Русиядә "Хәтер һәм дан елы" дип игълан ителде.

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Бөек Ватан сугышы ераклашкан саен, Җиңү көненең әһәмияте халкыбыз хәтерендә тагын да арта бара. Бөек Ватан сугышында җиңү – җир йөзендәге иң көчле һәм җиңелмәс халкыбызның батырлыгы һәм даны ул. Урта Мишә авыл китапханәсендә  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата китап һәм альбомнардан күргәзмә куелды. Күргәзмә 3 бүлектән тора: “Бөек Җиңү кайтавазы”, “Дәһшәтле еллар ярасы”, “Онытмыйк без Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә!”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International