Кышкы каникул чорында Иске Җөри авылы китапханәсендә укучыларны китап укырга җыю максатыннан төрле чаралар үтте.

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

8 гыйнвар көнне  якташ язучыбыз  Дания Гайнетдинованың туган көне уңаеннан,  “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, бергәләп туган якка багышланган хикәяләрен укыдылар. Д.Гайнетдинова һәм язучының кызы Лиана Әмирханова китапларыннан төзелгән китап күргзәмәсенә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International