9 январь көнне Сауш авылы китапханәсендә язучы, журналист Диләрә Гали кызы Зөбәерованың туына 90 ел тулу уңаеннан авыл яшьләре өчен “Яшьләр күңеле” китабына күзәтү үткәрелде.
Аның әдәби иҗат мирасы – хикәяләре, нәсерләре, очерклары, «Дустым авазы», «Куш өянке шаһит», «Кыр чәчәге» исемле повестьлары, «Халкым хаклы» дигән җыентыгына кергән публицистик язмалары үз заманы чынбарлыгын, бигрәк тә яшьләр тормышын оптимистик, романтик рухта гәүдәләндерүе белән үзенчәлекле.