Шәтке авыл җирлегенең халык җыены үткәрелде.

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

13 нче январь  көнне Шәтке авылы мәдәният йортында  Шәтке авыл җирлегенең халык  җыены үткәрелде. Җыенда Теләче муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Н.Н.Хазипов, Теләче муниципаль  районы башлыгы урынбасары А.Г.Фатхуллин, Теләче муниципаль  районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И,Х.Хамидуллин, «АгроЛак” хуҗалыгы җитәкчесе Гилязутдинов Ф.Ф., төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Шәтке авыл җирлеге башлыгы Ф.Г.Кадыйров  авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды.  Халыктан бирелгән сораулар тыңланылды, анализланды. Халык җыены  үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты белән башланып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International