Яхъя Габдулла улы Абдуллин Татарстанның Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туа. Казан юридик институтын (1952) һәм КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (1957) тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1945-1959 елларда ул Казанда партия эшендә була. 1959-1971 елларда Казан ветеринария институтында укыта. 1971-1996 елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында бүлек мөдире, директор урынбасары, директор (1982-1986), баш фәнни хезмәткәр вазифаларын башкара. Яхъя Габдулла улы 1997-2001 елларда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре була.