Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап — канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап — әнә шундый могҗизалы нәрсә ул...
Чарага килгән китап укучы балаларга шушы фикерләр җиткерелде.
Беренче урында – Р. Зайнуллина, икенче урында – А. Гайнетдинова, өченче урында – А. Бурганова. Иң актив китапханәгә йөрүче китап укучылар да билгеләнелде, алар –Г.Садриева, Г. Хусаинова, М. Рахматуллина, Р. Вагизов, А. Корнеев Һ.б.