ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

26  декабрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә 6-11 нче  сыйныф укучылары арасында «80 нче елларда кунакта» исемендә  Яңа ел тамашасы  үткәрелде.  Бәйрәм кичәсе мәктәп  директоры Сөнгатуллин М.М.  котлавы белән башланып китте. Марат Мухаррамович  укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне, кунакларны  узган ел эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм киләсе 2020  елда  сәламәтлек, бәхет-шатлык, зур унышлар теләде. Уку елының беренче яртыеллыгында узган Бөтенроссия фән олимпиадаларының район этабында җиңүче, призер  булган укучылар грамоталар белән бүләкләнделәр. Яңа ел тамашасы   үзенең кызыклы сценарие, күз явын алырдай костюмнары белән һәркемнең исендә калды.Һәр сыйныф укучысының актив катнашуы да сөендерде. Бәйрәм бик күңелле үтте!

Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсенең “Нурлар” клубына йөрүче балалар  “Яшелдән күлмәк кигән, китапханәгә килгән” дигән конкурста  катнашып, үз куллары белән кул эшләнмәләре ясадылар. Үзләре ясаган уенчыкларны яңа ел чыршысын бизәргә  яки якыннарына бүләк итү өчен өйләренә алдылар.

Яңа ел ёлкасына барлык мәдәният хезмәткәрләренең балалары чакырулы иде. Күңел ачу тамашасы әкият геройлары катнашуында, төрле уеннар һәм бәйгеләр белән үрелеп барды.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан гына мәйдан кар скульптураларының кечкенә корольлегенә әверелә. Шушы туңдырылган бөтен матурлык халыкның күңелен күтәреп, Яңа елны дус-тату, әдәпле итеп каршылауларын телим! 2020 елда барысы да сәламәт һәм бай булсын!

Ямбулат авыл клубында  кече яшьтәге мәктәп балалары өчен  чыршы бәйрәме уздырганнар.

27 декабрь көнне  Лесной бистәсенең балалар бакчасында   “Кар бабай безгә кунакка ашыга” исеме астында балалар  өчен  чыршы бәйрәме уздырганнар.

27 декабрь көнне  Шармыш авыл клубында  Шармыш мәктәбе укучылары катнашында балалар өчен чыршы бәйрәме уздырылды.

Кыш бабай,кар кызы белән бергә тычкан һәм убырлы да килгән иде кичәгә.Балалар әкият дөньясына чумып, үзләренең өйрәнгән шөгыльләрен Кыш бабайга һәм Кар кызына күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар,шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук, татар телчесе Сабирҗанова Л.М.белән бергә әзерләнгән "Куян кызы", " Ялкау куян куян малае" диеп аталган әкиятләрне сәхнәләштерделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.

18 декабрь көнне Максабаш  авылы мәдәният хезмәткәрләре мәдәният йортында эшләп килүче берләшмәләргә йөрүче яшьләр белән берлектә. мәдәният йорты территориясен  кардан ясалган сыннар белән бизәделәр. Әлеге сыннар авыл халкына бәйрәм рухы, күтәренке кәеф бүләк иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International