Бүген Теләч 3нче номерлы балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәре узды. Балалар әкият дөньясына чумып, үзләренең өйрәнгән шөгелләрен Кыш бабайга һәм Кар кызына күрсәттеләр. Бәйрәмнәр бик кызыклы һәм матур үтте.
Әлеге күргәзмә Кыш, Раштуа һәм Яңа ел турындагы китаплар белән баетылды. Китап битләрен актарып, кышкы сынамышлар белән танышырга, «кышны кайда һәм ничек каршылыйлар?», «кышын нигә салкын?», «кыш нинди булырга тиеш?» кебек сорауларга җавап табарга була. Күргәзмәдә шулай ук балалар өчен кыш һәм Яңа ел турында әкиятләр дә урын алды.
Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Теләче урта мәктәбе укучылары бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә азерләнә. Укучылар мәктәп тирәсендә кардан искиткеч сыннар ясыйлар. Алар барлык балалар һәм өлкәннәр кунелендә бәйрәм алды шатлыгын тудыралар. Молодцы!
Бөтенебезгә дә мәгълүм, Яңа ел – балаларның иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәме. Бәйрәм алды әзерләнүләр, чыршы бизәү , көтеп алган бүләкләр. Балаларның Яңа ел бәйрәменә карата күп сораулары туа: -Нәрсә өчен чыршыны бизиләр? Кыш бабай чын мы?Кайда ул яши? Бүләкләрен дә үзе хәстәрли ме? Шуңа күрә дә, балачак хыялларны бетермичә, балаларның кызыксыну һәм белемнәрен артырыр өчен, безнең Шәдке балалар бакчасында әти-әниләр белән берлектә “Яңа ел бизәкләре!” дигән конкурс игълан ителде.. Аны без күргәзмә итеп тә туплый башладык.
Балалар әлеге бәйрәмне аеруча да көтеп ала. Бу арада барлык балалар бакчаларында да бәйрәм чаралары булып узды. Безнең Теләче №1балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр һәмуртанчылар төркемнәрендә дә бүген бәйрәм иртәләре гөрләде. Балалар бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгәннәр иде. Бәйрәмгә килгән әкият геройлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре ул – Кыш бабай һәм Кар кызын каршы алу. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга кушылып чыршы тирәли җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Кыш бабай аннары аларга бүләкләрен өләште. Балалар да, әти-әниләр дә бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралышты. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән!
24 нче декабрьдә Теләче урта мәктәбендә Дәүләт янгын надзоры хезмәткәре, өлкән испектор , майор Тимерханов Ленар Марселевич булып китте. Ленар Марселевич мәктәптә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Майор Тимерханов Ленар Марселевич көзге ял лагерендә тәрбияләнүче балаларга һәм укытучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрде.
Без ясаган сыннар сезгә яхшы кәеф, hәрберегезгә бәйрәм рухы өстәп торсын дигән теләктә калабыз.
24 нче декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары “Дулкын” бассейнына бардылар. “Тату сыйныф серләре” конкурсы призерлары буларак бирелгән сертификат укучыларга менә дигән ял бүләк итте. Барлык шартлар тудырылган бассейнда балалар йөзү күнекмәләрен ныгыттылар, су сихәтлеге алдылар. Укучылар бу экскурсияне оештырган оешмаларга үзләренең зур рәхмәтләрен белдерәләр.
Без ясаган сыннар сезгә яхшы кәеф, hәрберегезгә бәйрәм рухы өстәп торсын дигән теләктә калабыз.
Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә “Россия диңгезләре: диңгез экосистемаларын саклау” темасына бөтенроссия экологик дәресе үтте. Дәрес барышында методик гидлар, роликлар, анимацияле презентация файдаланылды. Әзер материаллар буенча интерактив биремнәр эшләнде, укучыларга файдалы киңәшләр язылган китап макетлары таратылды.