26 декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә китап укучылар өчен «Ак бәхетләр китер, яңа ел!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.

2019 елның 28 декабре, шимбә

Әлеге күргәзмә Кыш, Раштуа һәм Яңа ел турындагы китаплар белән баетылды. Китап битләрен актарып, кышкы сынамышлар белән танышырга, «кышны кайда һәм ничек каршылыйлар?», «кышын нигә салкын?», «кыш нинди булырга тиеш?» кебек сорауларга җавап табарга була. Күргәзмәдә шулай ук балалар өчен кыш һәм Яңа ел турында әкиятләр дә урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International