ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

18 декабрь көнне Балыклы авылы мәдәният йортының театр коллективы Алан авылы мәдәният йортында  Н.Гаетбайның “Аты барның –дәрте бар”  спектакле белән чыгыш ясадылар.

Татарстан киносы бәйрәменә республиканың кино тармагы ветераннары, Татарстан киноучреждениеләре хезмәткәрләре, Мәскәү һәм Россиянең башка төбәкләреннән иҗат коллективлары, «Татаркино»ның дуслары һәм партнерлары чакырылган иде.       

Театр елы уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә якташ актерларыбыз турында мәгълүматлар тупланган «Якташларыбыз театр сәхнәсендә» дип исемләнгән буклет төзелде.

2019 елның 18 декабрь көнендә Айдар авылында яшәүче  тыл ветераны Кәримова Асылбикә Тимергәзиз  кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Асылбикә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау  бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Айдар  авыл җирлеге башлыгы Рифат Хаҗиев Фаягөл апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Баландыш мәдәният йортында балалар өчен бию берләшмәсе эшләп килә. 17 нче декабрь көнне берләшмәгә йөрүче укучылар белән «Сәламәтлек һәм бию» дип исемләнгән әңгәмә оештырылган.

Үзәк авыл китапханәсендә Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан “Илемнең нигезе" дигән темага телдән журнал үткәрелде. Балалар дәүләтнең төп документы, анда илебез тормышын, аның гражданнарының хокукларын һәм бурычларын билгели торган төп законнар язылуын белделәр. Слайд презентация кулланып, балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, әкият геройларына үз хокукларын якларга булыштылар, илебез символлары, шулай ук Рәсәй дәүләтенең төп символлары — байрак, тугра һәм гимн барлыкка килү тарихы турында белемнәрен ныгыттылар. Балалар Россия байрагы төсләренең әһәмияте турында, Россия туграсында сурәтләнгән бөркетнең ике башы һәм өч таҗы ни өчен икәнлеге турында белделәр.Чараның ахрында рәсем конкурсы оештырылды.

Коррупциягә каршы тотрыклы-тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, хокукый аң һәм хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, 8 декабрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәче көче белән авыл яшьләре өчен “Без барыбыз да төрле, әмма барысының да хокуклары бертигез" дип исемләнгән тематик әңгәмә оештырылды. "Әгәр сездән ришвәт таләп итсә" дигән белешмәлекләр әзерләнде һәм таратылды, Чара кысаларында "Татарстан-коррупциясез территория" видео - ролигы күрсәтелде. Әңгәмә “Гадел модада һәм дәрәҗәле» дигән эшлекле уен белән дәвам итте, аның барышында уеннарның берничә этабы, ситуацияләр һәм биремнәр үтәлде.

Ул ел дәвамында тулылындырылып һәм баетылып торды. Анда ТАССРның барлыкка килү тарихы һәм республиканың хәзерге йөзе белән бәйле материаллар тәкъдим ителгән. ТАССР төзелү-республикабыз дәүләтчелеге формалашу тарихында мөһим этап. Кеше үз тамырларын белергә тиеш. Үз тарихын оныткан халык яшәү мәгънәсен югалта һәм башка халыклар арасында эри. Шул девиз белән китапханәче балаларны күргәзмә белән таныштырды.

Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары   Татарстан Республикасы мәктәпләре арасында үткән «КЭС – БАСКЕТ» баскетбол лигасы чемпионатында катнаштылар.     Кызлар командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясады һәм III  урын алып кайтты. Республика ярышларына яшь спортчыларны Теләче урта мәктәбе  физкультура укытучысы  Р.Р. Хәкимов әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенен физика укытучысы Нигъмәтҗанова Х.Н. “Ватанга лаеклы булыйк” темасына мәктәпкүләм балалар иртәсе үткәрде. Чарада коррупциягә каршы көрәш турында ачыктан- ачык сөйләшү үткәрелде, 4 сыйныф укучысы Плеханов И. тема буенча язылган сочинениесе белән таныштырды,Россия Геройлары турында видеоролик, Россия Конституциясе көненә багышланган презентация  күрсәтелде.  Укучылар, Ватанга лаеклы булып үсү өчен гадел, тырыш, намуслы, белемле  булырга кирәклегенә төшенделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International