15 декабрь көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И җитәкчелегендәге түгәрәкләргә йөрүче бер төркем укучылары Казан шәһәрендә IV Республикакүләм “Тормыш ритмында” проекты кысаларында оештырылган “Прорыв”конкурсында катнашып III дәрәҗә лауреат Дипломына ия булдылар. Укучыларны һәм аларның педагогы Шаипов Р.И. ны зур унышлары белән котлыйбыз.
Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2019 елның 16 декабрендә “Саннар дәресләре» үтте. «Саннар дәресе» сайтында тренажер кулланып тематик дәрес оештыру өчен барлык мәктәп укучылары да Интернетка чыгу һәм сайтка керү мөмкинчелеге булган компьютерлы эш урыны белән тәэмин ителде. “Саннар дәресендә " балалар челтәрнең нәрсә икәнлеген, болытлы технологияләр төшенчәсенә нәрсә кергән, Интернеттан мәгълүматны ничек ышанычлы сакларга кирәклеген белделәр.
Балаларны ихлас күңелдән яратучы һәм үз һөнәре белән мавыгучы тәрбиячеләр сынлы сәнгать буенча традицион программа кысаларыннан чыгып, балаларга традицион булмаган техникаларда иҗат итәргә тәкъдим итәләр. Балаларга мондый шөгыльләр бик ошый, чөнки мондый алымнар балаларның үз-үзләрен күрсәтү һәм фантазиясен арттыру өчен зур мөмкинлекләр тудыра. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында балалар өчен рәсем ясауның үзенчәлекле, үтемле һәм яратып өлгергән ысулллары- җеп белән, бармаклар, пыялада рәсем ясау һ.б. Мондый ысуллар балаларның сөйләм телен үстерү өчен дә бик мөһим роль уйный.
2019 нчы елның 17 нче декабрендә Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында «Гомуми белем бирү юнәлешендәге төркемнәрдә баланы индивидуаль озата бару модельләрен проектлауга гомуми караш " дигән темасына семинар узды.
Узган җомгадаТеләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлегендә районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Тимерханов Л. М. катнашында киңәшмә булып узды.
Әлеге чараның төп максаты - укучыларны чын сынауларга психологик яктан әзерләү. Имтиханда катнашучы укучыларга зур уңышлар телибез!
"Интернет" челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес кысаларында мәгълүмати куркынычсызлык буенча Бөтенроссия контроль эше башланды. Безнең мәктәп укучылары әлеге тестта катнашты. Һәр тестта яшь төркемнәрен исәпкә алып эшләнгән 20 сорау тәкъдим ителде, алар мәгълүмати куркынычсызлыкның төп аспектларын үз эченә ала: мәгълүмати, куллану, техник һәм коммуникатив .
17 нче декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә 11 нче һәм 9 нчы сыйныф укучыларының рус теле буенча имтиханнарга әзерлекләрен тикшерү үткәрелде. Теләче муниципаль районы 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән дәүләт имтиханындагы кебек биремнәр эшләделәр. Өйрәнү тибындагы имтиханнар бик нәтиҗәле үтте.
Моннан егерме алты ел элек 1993 елның декабрендә бөтенхалык тавышы белән кабул ителгән Төп Закон җәмгыятебезнең социаль-сәяси һәм икътисадый тормышының төп принципларына нигез салды.
5 декабрь көнне Айдар авыл мәдәният йорты каршында эшлэп килүче Нәфис сүз һәм "Сандугач"җыр берләшмәсе үзешчәннәре Арча районында узган Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара сайлап алу фестиваль-конкурсында катнаштылар.2 нче сайлап алу турына-Казан шәһәренә чакыру һәм Сертификат белән бүләкләнделәр.