Традицион программа кысаларыннан чыгып

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Балаларны ихлас күңелдән яратучы һәм үз һөнәре белән мавыгучы тәрбиячеләр сынлы сәнгать буенча традицион программа кысаларыннан чыгып, балаларга  традицион булмаган техникаларда иҗат итәргә тәкъдим итәләр. Балаларга мондый шөгыльләр бик ошый, чөнки мондый алымнар балаларның  үз-үзләрен күрсәтү һәм фантазиясен арттыру өчен зур мөмкинлекләр тудыра. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында балалар өчен рәсем ясауның үзенчәлекле, үтемле һәм яратып өлгергән ысулллары- җеп белән, бармаклар, пыялада рәсем ясау һ.б. Мондый ысуллар балаларның сөйләм телен үстерү өчен дә бик мөһим роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International