2019 нчы елның 17 нче декабрендә Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында «Гомуми белем бирү юнәлешендәге төркемнәрдә баланы индивидуаль озата бару модельләрен проектлауга гомуми караш " дигән темасына семинар узды. Семинарда район балалар бакчалары мөдирләре, өлкән тәрбиячеләр, педагог-психологлар,укытучы-логопед катнашты. Семинар барышында белем бирү оешмасының инклюзив мохитен төзү буенча бурычлар билгеләнде, физик мөмкинлекләре чикләнгән тәрбияләнүчеләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре, шулай ук сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрнең белем бирү таләпләре һәм ихтыяҗлары үзенчәлекләре каралды. Семинарда Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы педагоглары мастер-класслар үткәрделәр, ком планшеты, төрле конструирорование төрләре, фитбол туплары белән эшләү ысулларын күрсәттеләр. Семинар конструктив атмосферада үтте. Катнашучылар семинарның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр, анда мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социальләштерүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.