ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында, Айдар авылы китапханәчесе, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән китап укучылар өчен "Китап. Шәфкать. Игелек” дип исемләнгән акция игълан итте . Китапханәче аларга китап һәм журналлар китерү белән беррәттән, өлкәннәрне яңа китаплар белән дә таныштырды.

Китапханәчеләргә  Гиниятовага Л .Г. һәм  Махмутовага Г.В,  Д. А. Гранинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Бөтенроссия конкурсында катнашкан өчен сертификат тапшырылды.

Китапханәче ”Сәләмәтлек үз кулыңда” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Әңгәмәдә катнашучылар “Дөньяда иң кечкенә бәхет –байлык, иң зур бәхет сәламәтлек” дигән әсәрне рольләргә бүлеп укыдылар. Әңгәмәбез табышмаклар, татар халык мәкальләре белән үрелеп барды. 

Һәм аның максаты, әлбәттә инде, спорт рекордлары түгел, ә өлкән яшьтәге кешенең ничек яшәргә тиешлеген пропагандалау.

14 декабрь көнне Олы Нырсы авыл мәдәният йортында, Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан  үтүче “Җиңү безнең йөрәкләрдә” район конкурсы кысаларында  С.Сәүбанова әсәре буенча  куелган “Күпер”  спектакле сәхнәләштерелде.

14 декабрь көнне Ачы авылы мәдәният йортында, инвалидлар декадасы уңаеннан, “Башкалар кебек түгелләр” дип исемләнгән тематик сәгать уздырганнар.

12 декабрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы-2020" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы булып узды. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Юсупова Сәринә Гафур  кызы  3 нче урынны яулады. Котлыйбыз! Уңышлар телибез!

13 нче декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе  укучылары, Сауш төп мәктәбендә уздырылган“Буыннар җебе” дип исемләнгән проектлар конкурсында катнашты. Әлеге конкурсның максаты: үсеп килүче буынны Бөек Ватан сугышына, Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында белем бирү оешмалары, музейлары эшчәнлеге аша иҗади активлыкны үстерү юлы белән гражданлык-патриотик тәрбияләү.

Сауш төп мәктәбендә узган “Буыннар бәйләнеше” конкурсында  Теләче урта мәктәбе укучылары Трофимова Альбина, Фәхретдинова Регина һәм  Зиннәтова Азалия  “Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган эшчәнлек” номинациясендә  дипломга лаек булдылар. Укучыларга  киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз. Котлыйбыз!


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

                                              


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International