ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

16 нчы декабрь көнне 14.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 34 нчеутырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары А. Г. Фәтхуллин  алып барды.Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов, район прокуроры Р.Ф. Сөнгатуллин, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары А.А. Тимерханов, Теләче муниципаль районының җаваплы җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

13 нче декабрь көнне Байлар Сабасында  ата-аналар комитетының “Дус сыйныф серләре” республика конкурсының зона  этабы  үтте. Теләче урта мәктәбенең  8 б сыйныфы  ата-аналар комитеты көч сынашты. А.М. Гильфанова җитәкчелегендә мәктәп командасы призёр булды һәм финалда  катнашу хокукын яулады. Котлыйбыз!

12  нче  декабрьдә  Теләче урта мәктәбе укытучылары    Тимербаева М.Р.  һәм  Жукова Р. А. “ Ел укытучысы - 2020” Бөтенроссия  конкурсының муниципаль этабында  катнаштылар. Укытучылар мастер – классларда үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Химия укытучысы Тимербаева М.Р.   конкурста   җиңү яулады.  Башлангыч  сыйныф укытучысы Р.А. Жукова призер булды. Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Котлыйбыз!

За участие во Всероссийском конкурсе, посвященное к 100-летию со дня рождения Д.А. Гранина, МБУ “Тюлячинская межпоселенческая библиотека”  была награждена сертификатом.

2019 елның 11-12 декабре көннәрендә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының республика үзәге» Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы яшьләр хокук саклау хәрәкәте слеты уздырды.

13 декабрь көнне Сауш мәктәбендә "Нить поколений" исеме астында музей макетлары буенча район бәйгесе уздырылды. Үзәк урта мәктәбе укучылары Җиңүнең 75-еллыгына багышланган номинациядә 2 урын яуладылар. Җитәкчесе - Хаҗиева Г.Р.

Әлеге конкурста 6 нчы сыйныф укучысы Фаляхиева Зөбәйдә ( Җитәкчесе  Д.Х.Зәйнетдинова) 2 урынны яулады. Ул “ Музеебыз – хәтер сандыгы” дигән проект дәкъдим итте. Котлыйбыз.

Бүген Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында мәктәп музейларының «Буыннар җебе» дигән макетлар конкурсы узды. Әлеге конкурсның максаты: үсеп килүче буынны Бөек Ватан сугышына, Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында белем бирү оешмалары, музейлары эшчәнлеге аша иҗади активлыкны үстерү юлы белән патриотик тәрбия бирү. Безнең мәктәп  «Экспозиция» номинациясендә Гилазова Э.Р. җитәкчелегендә 1 нче урын алды.Котлыйбыз!

Әлеге конкурсның максаты: үсеп килүче буынны Бөек Ватан сугышына, Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында белем бирү оешмалары, музейлары эшчәнлеге аша иҗади активлыкны үстерү юлы белән гражданлык-патриотик тәрбияләү. Безнең мәктәп 3 нче урынны алды.

13 нче декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбе  укучылары, Сауш төп мәктәбендә уздырылган“Буыннар җебе” дип исемләнгән проектлар конкурсында катнашты. Безнең иҗади команда музей эшчәнлеген чагылдырган, “Җиңүгә илткән юллар...” дип исемләнгән макет һәм проект эше белән катнашып,  “Җиңүнең 75 еллыгы” номинациясендә беренче урынга лаек булдылар. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International