ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 12 декабрь көнендә Алга авылында яшәүче тыл ветераны Шашабрина Александра Федоровнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Александра апага Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук район социаль яклау  бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Узәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

13 декабрь көнне Әбде авылы китапханәчесе, Әбде төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, "Дәүләтнең төп законы» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр, анда балаларны Конституция барлыкка килү тарихының төп этаплары, шул исәптән Россия Федерациясе гражданинының хокуклары һәм бурычлары: тормыш хокукы, шәхси кагылгысызлыкка хокук һәм торакның кагылгысызлыгына хокук, Россия символикасының тарихын тагын бер кат искә төшерделәр. Чара барышында Россия Федерациясе конституция үсешенең тарихын, этапларын һәм төп тенденцияләрен ачучы материаллар, презентация кулланылды.

13 декабрьдә Алан урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары “Буыннар җебе” конкурсында чыгыш ясадылар. Музей макетында Бөек Ватан сугышын яктырткан экспозицияләргә өстенлек бирелде. Мәктәбебез данын яклаган укучыларга, Файзов И., Галимова Г., Хәлиуллина Я. һәм аларны әзерләгән укытучыларга, Кыямова Г.Р., Фәттахова А.Г., Гатауллина Д.Г. мәктәп администрациясе рәхмәт белдерә. Алдагы конкурсларда уңышлар тели.

Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган Шармыш авыл китапханәсендә "Бердәмлектә безнең көч" дип исемләнгән күргәзмә урнаштырылды.  Күргәзмәдә конституцион хокукка багышланган китаплар, энциклопедияләр һәм белешмә басмалар тәкъдим ителде.

12 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Россия Конституциясе көне уңаеннан "Күңелле балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар белән түгәрәк өстәл үткәрелде.

Бу көнне «Төрле төстәге дөнья» район иҗади конкурсында катнашучыларны бүләкләделәр . 3нче сыйныф укучысы Кутузов Тимур (җит. Гиниятова Л. Г.) «Декоратив-гамәли иҗат " номинациясендә 1 урын яулады

Һәр гражданин үз иленең төп законнарын белергә тиеш. Шушы истәлекле дата уңаеннан, Иске Җөри  авылы китапханәсендә «12 декабрь  Россия Федерациясе Конституциясе  көне » дип исемләнгән күргәзмә  куелды. Китап укучыларга Россия тарихы турында һәм Конституция турында материаллар тәкъдим ителде.

Россия  Конституциясе  көне уңаеннан 12 декабрь көнне Олы Нырсы авыл  китапханәсендә “Үз илеңнең тарихын бел!”  дип исемләнгән әңгәмә булып узды. Әңгәмә барышында Россия конституциясе тарихы турында сүз алып барылды.

Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылында мәдәният хезмәткәрләре “Россия Конституциясе – безнең төп закон” дип исемләнгән тарих сәгате уздырдылар. Бу чарада олы сыйныф укучылары катнаштылар. Алар  Конституция РФ китабы белән таныштырылды, законга кагылышлы сорауларга җаваплар алынды. Шулай ук күргәзмә белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International