12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Конституция көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан, безнең Баландыш төп мәктәбендә дә укучылар белән әңгәмәләр үткәрелде.
Бу көн җәмгыятебездәге сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру өчен бик мөһим. Шушы уңайдан, 9 декабрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Петрова Л. һәм Романова Т. сәламәтлеге чикле булган авылдашыбыз Егоров Виктор дәдәйнең өенә барып, хәлләрен белешеп, кайнар ризыклар белән сыйлап кайттылар. Китапханәче яңа кайткан китаплар белән дә таныштырды.
Китапханәче биргән сорауларга яшьләр уңай җавап кайтардылар. Әңгәмә вакытында дөреслек, хаклык, ялган турында да күп сөйләшенде. Яшьләр - "Актыкта хаклык җиңә" -дигән татар халык мәкале белән әңгәмәне төгәлләделәр.
Хәзерге заманда балалар иминлеген саклау - иң төп бурычларбызның берсе. Теләче беренче номерлы балалар бакчасында балаларга юл йөрүкагыйдәләрен өйрәтү максаты көндәлек планга кертелә, алар белән тәрбияви чаралар еш уткәрелә.Бүгенге очрашуга “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягъфарова Г.Н. килде. Ул юл аркылы дөрес чыгу тәртибен, машинада йөргәндә махсус креслода утырып йөрергә, киемнәргә ут кайтаргыч элементларын тагарга кирәклеген искәртте. Балаларның тырыш булуларын, бик куп билүләренбилгеләп үтте һәм юл йөрү кагыйдәләренә багышланган мультфильмнар курсәтте.
Безгэ Югары Кибэхужа урта мэктэбенен мэктэпкэчэ яшьтэге балалар янына кунакка “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. килгән иде. Балалар тәрбиячеләре белән берлектә кызыклы шөгыльләр күрсәттеләр. Педагоглар уен формасында балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында күзаллауларын ныгыттылар, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, юлларда игътибарлы булырга өйрәттеләр. Чара ахырында Ягъфәрова Г. Н. балалар белән юл куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрде һәм аларга бүләкләр тапшырды.
Теләче урта мәктәбе инглиз теле укытучысы Алексеева Ләйлә Госман кызы “ Китапка- икенче тормыш” республика конкурсында җиңүче булды һәм диплом белән бүләкләнде.
Ул хатын – кызларыбызның милли баш киеме – яулык, шәлләр турында булды. Китапханәчеләребез кичәне яулык тарихы белән таныштырудан башлады. Яулык, шәлләр халкыбыз җырларында әдәби әсәрләрдә дә еш телгә алына. Кичәбездә Д.Гайнетдинованың “Ак яулык” әсәре укылды. Айгөл Гатауллина һәм Альбина Салихова төрле рәвештә яулык бәйләү ысулларын күрсәттеләр. Ни әйтсәңдә, яулык хатын-кызны бизи, үзенә генә хас образ тудыра.
11нче декабрь көнне Теләченең 2нче балалар бакчасында «Русская зима» дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булып узды. Чара елның иң тылсымлы, иң әкияти чоры-кышка багышланган иде. Кыш айларын өлкәннәр дә, балалар да бик яраталар! Аның матурлыгын рәссамнар үз картиналарында сурәтлиләр, шагыйрьләр аның турында шигырьләр, ә композиторлар җырлар иҗат итә.
Безнең балаларның яраткан уеннар – мозаика, конструкторлар һәм башкалар.Шулай ук алар рәсем ясарга, китаплар карарга, бияргә бик яраталар.
Анда 8 кеше катнашты. Конкурсның финал өлешен Теләче, Иске Җөри, Олы Мәтәскә, Югары Кибәхуҗа, Баландыш мәктәпләре укытучылары тәкъдим итте.