12 декабрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы-2020" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы булып узды.

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Анда 8 кеше катнашты. Конкурсның финал өлешен Теләче, Иске Җөри, Олы Мәтәскә, Югары Кибәхуҗа, Баландыш мәктәпләре укытучылары тәкъдим итте.

"Педагогик дебют" номинациясендә Баландыш төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Саруханян Алинә Сейран кызы җиңүче булды.

 "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә Баландыш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мингазова Люция Марат кызы җиңүче булды. Номинация буенча Призер-Олы Мәтәскә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйртдинова Язилә Рәфхәт кызы.

"Ел укытучысы-2020" бәйгесенең җиңүчесе булып Теләче урта мәктәбенең химия укытучысы Тимербаева Миләүшә Рузбик кызы танылды. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең Инглиз теле укытучысы Юсупова Сарина Гафуровна һәм Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Жукова Римма Александровна 2 нче һәм 3 нче урыннарны бүлеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International