Визит барышында дәресләргә анализ ясалды, администрация һәм укытучыларның документлары өйрәнелде, алдагы эш буенча тәкъдимнәр бирелде.
Район турында барлыгы Теләченең №1, №2, №3, Үзәк, Олы Мишә балалар бакчасыннан 6 тәрбияче көч сынашты.
Әлеге бәйрәмдә инвлид балалар өчен Балалар иҗат үзәге педагоглары Галимзянова Фәния Габделхак кызы, Вохмина Гөлия Рашат кызы, Набиуллина Рәфилә Рафиль кызы мастер -класс үткәрделәр, ә “Җитез куллар” түгәрэәенә йөрүче укучылар Шаипова Раъно Исам кызы җитәкчелегендә “Розовый конверт" диеп исемләнгән акция үткәрделәр.
6 декабрь көнне Балалар иҗат үзәгенә йөрүче укучылар: Рахматуллина Мәдинә (җитәкчесе Рахматуллина Наилә Васыйл кызы) һәм Халилова Алия (җитәкчесе Халилова Ләрисә Ринат кызы) Советлар Союзы Герое Әхтәмов истәлегенә һәм Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган “Йөрәк хәтере” мәктәп укучыларының фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.
6 декабрь көнне Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Хазеева Гөлчәчәк Рәсим кызы “Уку дәресен модельләштерү - сәнгать-эстетик юнәлештәге берләшмәләрдә белем бирү процессының сыйфатын күтәрү шарты” дип исемләнгән семинарда катнашты.
6 декабрьдә,Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан, Айдар авылы мәдәният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә "Гадел бул!» дип исемләнгән информацион сәгать үткәрделәр. Балалар белән кешенең гаделлеге һәм хакыйкате турында сөйләшенде, шулай ук коррупция турында хокукка каршы гамәлләр турында да мәгълүмат алдылар. Төп сорау болай яңгырады: намуслы кеше нинди була ? Нигездә, балалар:-"Намуслы кеше – алдашмый, зыян да, ришвәт дә алмый"-, дип җавап бирделәр.
Укучылар игътибарына "Коррупция: Кичә, бүген, иртәгә", " Игътибар! Юлларда Коррупция", "Коррупция белән ничек көрәшергә? ", "Янап акча алу, ришвәт алу ", "Нәфис әдәбиятта коррупция күренеше" дигән белешмәлекләр күрсәтелде
10 декабрь көнне тулы залларда, район мәдәният йортында ТР Мәдәният министрлыгының "Өмет -Сәйяр" халык театры башкаруында Исламия апа Мәхмүтованың " Күрәсем килгән иде" спектаклен тамаша кылдык.
Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтованың тынгысыз, фидакарь хезмәте Хөкүмәтебез, театр белгечләре һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде. 1973 елда аңа “Татарстан АССРның атказанган артисты”, 1981 елда “Татарстан АССРның халык артисты”, 1987 елда “РСФСРның атказанган артисты”дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Театр сәнгате тарихында тирән эз калдырган, халык мәхәббәтен, хөрмәтен казанган Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова тамашачылары, замандашлары күңелендә мәңге сакланыр.
10 декабрь көнне Үзәк мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче тарафыннан Ватан Геройлары көне уңаеннан хәйкәл янында геройларны искә алу сәгате үткәрелде.Шулай ук, Үзәк урта мәктәбе укучылары өчен фильм күрсәтелде.
9 декабрь - Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Баландыш авыл китапханәсендә "“Коррупциягә : “Юк!” дип әйтик” дигән буклет эшләнде.