Район турында барлыгы Теләченең №1, №2, №3, Үзәк, Олы Мишә балалар бакчасыннан 6 тәрбияче көч сынашты. Комиссия членнары (Нәзиров Ришат Хэмит улы, Сәетова Анна Николаевна, Ягафарова Гүзәл Нәҗип кызы, Якупова Резеда Зөфәр кызы, Закирова Саҗидә Гайнулла кызы) конкурсантларның белемнәрен 3 юнәлештә сынадылар: юл йөрү кагыйдәләре буенча экзамен (регламент 20 мин), материаллар тупланмасы, юл йөрү кагыйдәләре буенча шөгыль (регламент 10-15 мин). “Яшел ут” конкурсының район туры нәтиҗәләре буенча җиңүче дип Теләченең №2 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбирова Алинә Равил кызы танылды. 2 нче һәм 3 нче урыннарны Теләченең №2 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Николаева Галина Николаевна, Олы Мишә балалар бакчасы тәрбиячесе Нәҗметдинова Гөлнара Гайсә кызы бүлеште. Республика турына Теләченең №2 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбирова Алинә Равил кызының эше тәкъдим ителәчәк.