10 декабрь көнне тулы залларда, район мәдәният йортында ТР Мәдәният министрлыгының "Өмет -Сәйяр" халык театры башкаруында Исламия апа Мәхмүтованың " Күрәсем килгән иде" спектаклен тамаша кылдык.
Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтованың тынгысыз, фидакарь хезмәте Хөкүмәтебез, театр белгечләре һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде. 1973 елда аңа “Татарстан АССРның атказанган артисты”, 1981 елда “Татарстан АССРның халык артисты”, 1987 елда “РСФСРның атказанган артисты”дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Театр сәнгате тарихында тирән эз калдырган, халык мәхәббәтен, хөрмәтен казанган Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова тамашачылары, замандашлары күңелендә мәңге сакланыр.