Ул хатын – кызларыбызның милли баш киеме – яулык, шәлләр турында булды. Китапханәчеләребез кичәне яулык тарихы белән таныштырудан башлады. Яулык, шәлләр халкыбыз җырларында әдәби әсәрләрдә дә еш телгә алына. Кичәбездә Д.Гайнетдинованың “Ак яулык” әсәре укылды. Айгөл Гатауллина һәм Альбина Салихова төрле рәвештә яулык бәйләү ысулларын күрсәттеләр. Ни әйтсәңдә, яулык хатын-кызны бизи, үзенә генә хас образ тудыра.