Конкурс чтецов "Русская зима"

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

 11нче декабрь көнне Теләченең 2нче балалар бакчасында «Русская зима» дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булып узды. Чара елның иң тылсымлы, иң әкияти чоры-кышка багышланган иде. Кыш айларын өлкәннәр дә, балалар да бик яраталар! Аның матурлыгын рәссамнар үз картиналарында сурәтлиләр, шагыйрьләр аның турында шигырьләр, ә композиторлар җырлар иҗат итә.

  Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар да кыш турында рус халкының бөек шагыйрьләре иҗат иткән шигырьләрен яттан сөйләделәр. Бәйге вакытында уздырылган уеннар, җырлар, биюләр, көчле алкышлар балаларны рухландырды. Алар яттан өйрәнгән шигырьләрен тагын да матур, эмоциональ һәм интонация белән укыдылар. Балаларның тырышлыгын куреп, кунак булып килгән Кыш аларны мактады һәм һәр балага бүләк бирде. Бәйрәм бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International