Узган җомгадаТеләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлегендә районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Тимерханов Л. М. катнашында киңәшмә булып узды.
Киңәшмә эшендә гомуми белем бирү оешмалары директорлары һәм районның балалар бакчалары мөдирләре катнашты. Фикер алышуның төп темасы белем бирү учреждениеләрендә Яңа ел бәйрәмнәрен оештырганда янгынга каршы куркынычсызлыкны арттыру булды.