ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

С наступлением теплого времени года и началом дачного сезона в республике активизировалась продажа живых цыплят, кур, уток и гусей дачниками и в личные подсобные хозяйства населения республики. Реализация идет как в специально отведенных, так и несанкционированных местах торговли. Часто встречаются случаи, когда загруженный птицей автотранспорт переезжает из одного населенного пункта в другой. По данной причине в 2018 году были зафиксированы случаи гриппа птиц среди ЛПХ в шести районах заволжской зоны республики.

Юниорлар арасында 30 илдән 1000 гә якын спортчы катнашты.

«Теләче» спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Россиянең җыелма командасы составында Тиләҗе авылыннан кул көрәше буенча спорт остасы Зәйнетдинов Ришат та катнашты. Ул сул кулы да,  уң кулы белән дә 3 урын яулады.

Россиянең  җыелма командасы бу ярышларда 1 урын яулады.

Ришатны һәм Айрат абыйны әлеге җиңүләре белән чын кунелдән котлыйбыз, алдагы ярышларда да зур уңышлар теләп калабыз!

Во Дворце земледельцев состоялось чествование победителей VII Национального чемпионата «Молодые профессионалы (WorldSkills Russia)» в компетенции «Эксплуатация сельскохозяйственных машин», соревнования которой проходили в поселке Качкан Ростовской области в апреле текущего года. 

Әлеге ярышта Теләче, Үзәк мәктәпләре егетләре (өстәмә белем бирү педагоглары Артур Рөстәм улы Хәбиров, Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров) катнашты.

17 нче май көнне Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы базасында районның мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында шахмат турниры булып узды.Бәйгенең беренче туры инде балалар бакчасында булып узган иде. Шахмат уены ул баланың логик фикерләвен үстерүгә юнәлтелгән уеннарның берсе.Безнең балалар да бу уенны зур кызыксыну белән уйныйлар.Бәйгедэ катнашып икенче урынны алдылар.Уеннан диплом һәм бүләкләр белән шатланып,яңа җиңүләргә рухланып кайттылар.Без аларны чын күңелдән котлыйбыз , алга таба да биек үрләр яулауларын телибез!

Үзеңнең һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан бүген 22 май көнне Теләченең  1 нче балалар бакчасында районның  дәүләт янгын күзәтү хезмәткәре  Тимерханов Л.М. белән берлектә пожар куркынычсызлыгы тәэмин итүгә багышланган чара үткәрде.

Балалар бакчасы эшләүчеләре һәм балалар янгынга каршы практик белемләрен күрсәттеләр. Һәр төркемнең икешәр хезмәткәре житәкчелегендә балалар, эвакуация планында билгеләнгән чыгу урынына,  5 минут эчендә чыгып җиттелэр.

22 май көнне районыбыз китапханәчеләре, әдәбият һәм татар теле укытучылары, балалар катнашында Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Теләче мәдәният йорты фойесында “Китап бәйрәме” булып узды. Бәйрәмнең кунаклары, яраткан язучыларыбыз Фәйрүзә Мөслимова, Фирүзә Җамалетдинова, якташыбыз Дания Гайнетдиновалар иде. Чарада шигырьләр, җырлар, котлаулар яңгырады, язучыларыбыз белән җылы әңгәмә корылды, шулай ук чарада китап күргәзмәсе һәм татар китабы сәүдәсе оештырылган иде. Кичәдән һәркем җылы хисләр белән таралды.

Бүген Баландыш төп мәктәбе каршындагы җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерын кабул итү булды. Укучыларга пожар куркынычсызлыгы буенча инструктажлар һәм эвакуация уткәрелде.

22 нче май  көнне Теләче урта мәктәбендә район  укытучыларының   «IT-укытучы»  профессиональ конкурсы булып үтте.   Конкурста  катнашучылар үзләренең профессиональ тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. 1 урынны Теләче урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы  Ф.М. Аскарова, 2 урынны  И.Х. Алексеева  һәм 3 урынны   Олы Мишә урта мәктәбе география укытучысы Р.А. Муллахметова алды. Котлыйбыз!

22 май көнне Баландыш балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән район мәгариф бүлегеннән килгән комиссия тарафыннан мониторинг уздырылды. Комиссия составында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты - Сәетова А.Н., психолог -Хазипова С.Н., логопед-Шәймәрданова М.Н.,рус теле белгече - Ярмиева З.М. килгән иде. Алар балаларның белем һәм үсеш дәрәҗәләрен тикшерделәр. Ахырдан күрсәткечләр буенча анализ ясадылар, үзләренең файдалы киңәшләрен бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International