2019 елнын 14-22 май көннәрендә Грециянең Лутраки шәһәрендә арка-терәк хәрәкәте инвалидлары арасында кул корәше буенча Европа чемпионаты (беренчелеге) булып үтте.

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Юниорлар арасында 30 илдән 1000 гә якын спортчы катнашты.

«Теләче» спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Россиянең җыелма командасы составында Тиләҗе авылыннан кул көрәше буенча спорт остасы Зәйнетдинов Ришат та катнашты. Ул сул кулы да,  уң кулы белән дә 3 урын яулады.

Россиянең  җыелма командасы бу ярышларда 1 урын яулады.

Ришатны һәм Айрат абыйны әлеге җиңүләре белән чын кунелдән котлыйбыз, алдагы ярышларда да зур уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International