ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2019 ел
җомга

Бу көнне Алан авылы китапханәсендә «Күп укыган-күп белер” исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм аның буенча уен-күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдәге китапларның авторлары үз әсәрләре аша китап укучыларны тирән уйланырга мәҗбүр итәләр, дуслык, туганлык, ата-ана кадерен белү, табигатне һәм хайваннарны саклау кебек асыл сыйфатларга ия булырга өндиләр. Китапханәгә килгән балалар әсәрләрне чираттан кычкырып укыдылар һәм алар буенча фикер алышулар булды. Укып бетерелмәгән китапларны балалар өйләренә алдылар.

Баландыш авыл китапханәсендә "Балалар китабы сихри бер дөнья» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китаплар тылсымчысы белән бергә алар әдәби илгә сәяхәт иттеләр, анда табышмакларга, әсәрләргә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.

Күргәзмәгә яңа китаплар, эчтәлекле, рәсемле, әкиятләр, табигать турындагы китаплар куелды. Китапханәче балалар өчен яңа китапларга әңгәмәләр үткәрде. Яңа китаплар, яңа килгән журналлар белән таныштырды.

Балалар китабы көне әкиятче Г. Х. Андерсен белән бәйле. Китапханәче  Гильмутдинова Р.  Андерсенның балачагы, иҗаты белән һәм балалар китабының тарихы белән таныштырды. Күргәзмә оештырылып күзәтү үткәрелде.

"Безнең канатлы дусларыбыз" күргәзмәсе укучыларга кош төрләре, аларны урнаштыру үзенчәлекләре, повадкалар турында сөйләде. «Кошлар турында язучылар» бүлегендә укучыларны Виталий Бианки, Михаил Пришвин, Николай Сладков, Евгений Чарушин, Константин Паустовский әсәрләре каршы алды…  

2 апрель  көнне Теләче район мәдәният йортында “Без бергә!” балалар халык иҗаты республика фестиваль- конкурсының зона туры үтте. Конкурста өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең “Мода театры” коллективы да катнашты.

Олы Мишә урта мәктәбендә юлда йөрү иминлеген булдыру, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне пропагандалау максатыннан “ЮИД” отряды эшләп килә. Отряд үз эшчәнлеген конкурсларда катнашып, акцияләр үткәреп, укучылар каршында чыгыш ясап алып бара. Язгы каникул чорында отряд членнары белән Ягафарова Г.Н. очрашты. Саба районы юл иминлеге профилактик эшләр бүлеге җитәкчесе отрядка символик билгеләр, укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

2  нче  апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары “ Без бергә”  республика балалар  иҗаты  фестиваленең  зона   этабында  катнаштылар.  Теләче урта мәктәбе укучылары бик яхшы әзерләнделәр һәм матур  чыгыш ясадылар.  Матур чыгышларыгыз  белән котлыйбыз! 

28 март Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән каникулда "Китапларга каникул юк" дигән түгәрәк өстәл артында китап укучылар очрашты.

27 март  "Халыкара театр" көне уңаеннан, Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында "Балачак" курчак театр студиясендә, театрның  беренче артистларыннан берсе Рәфинә Мубаракзянова белән очрашу булды. Очрашуда театр истәлекләре белән уртаклашып, ул үзенең фикерләрен җиткерде. Чараны мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре эзерләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International