ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2019 ел
җомга

Шушы уңайдан безнең балалар бакчасы халкыбызның матур сәнгате- театр белән балаларны таныштыруны, шул матурлыкны тудырырга омтылыш уятуны бурыч итеп куйды.  Без боларны балалар белән режим вакытларында, белем бирү эшчәнлегендә кулланабыз. Театрда уйнаган бала үзен иркен тота башлый, аралашу күнекмәләрен, сөйләм телен үзләштерә, тел байлыгы, иҗади активлыгы, үз-үзенә ышанычы арта. Театрның төрле төрләре кулланыла: өстәл театры, курчак театры һ.б.Балалар төркемнәрдә генә түгел,  татар теле тәрбячесе Сабиҗанова Л.М. оештырган “ Әкият илендә“ түгәрәгендә дә ел әйләнәсе театрлар  өйрәнәләр һәм иптәшләренә, әти –әниләргә күрсәтәләр. Театрны оештыруга,аның өчен кирәкле җиһаз , костюмнарны әзерләүгә әти-әниләр дә зур өлеш кертә. Әти-әниләр үз чиратында баласының оста чыгыш ясавын күрә, сабыйлары өчен куана.  

Бу конкурста безнең Шәдке балалар бакчасына йөрүче балалар да бик теләп катнаштылар.Конкурсның нәтиҗәләре буенча Валимухаметова Самира 2  нче урын, ә Галиев Ранил 3 нче урынны яуладылар. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм алда иҗади уңышлар телибез.

16 апреля 2019 года состоится совместный тематический прием граждан Уполномоченным по правам человека в Республике Татарстан Сарией Сабурской и руководителем Государственной инспекции труда в Республике Татарстан Рустемом Галявовым по вопросам соблюдения трудовых прав граждан. Прием будет проводиться в Аппарате Уполномоченного по правам человека в Республике Татарстан (г. Казань, ул. К. Маркса, д. 61, центральный подъезд, 3 этаж, конференц-зал).

12 апреля 2019 года будет работать телефонная «горячая линия» для населения по трудовым вопросам, в рамках которой сотрудники Аппарата Уполномоченного по правам человека в Республике Татарстан,
сотрудники Государственной инспекции труда в Республике Татарстан и Федерации профсоюзов Республики Татарстан проконсультируют граждан по вопросам защиты трудовых прав.

3  нче  апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары экология буенча район олимпиадасында катнаштылар.Укучылар олимпиадада актив  чыгыш ясадылар һәм III  урын яуладылар.  Җиңүегез белән котлыйбыз!

Балалар китабы атналыгы кысаларында Күкчә авылы китапханәчесе "Китапчык - серле янчык" дип исемләнгән акция үткәрде, китаплар күргәзмәсе оештырды.

Шул уңайдан, Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Кояшкай" бакчасында тәрбияләнүче балалар белән "Әкият илендә кунакта" әкиятләр уку сәгате үткәрелде.

Бу чорда республиканың табигать саклау ведомстволары көчәйтелгән эш режимына күчәләр. Шул уңайдан 3 нче апрель көнне Баландыш мәдәният йортында утырыш булып узды. Утырышта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенең Саба һәм Теләче районнары буенча баш белгече Билалов Ришат Мидехәт улы, Баландыш авылы хуҗалыгы җитәкчесе Хайруллин Нияз Рафик улы һәм җирле үзидарә башлыгы Мухаметшин Рөстәм Шәмсевәли улы авыл халкы белән очрашты. Җитәкчеләр экологияне һәм тирә-якны чиста тоту һәм чистарту кагыйдәләре белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр.

2019 елның 3 апрелендә Иске Җөри балалар бакчасы базасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда һәм гаиләдә билингвизм формалаштыруда педагогның профессиональлеге "  дигән темасына районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре өчен семинар оештырылды. Семинар барышында Иске Җөри балалар бакчасы педагоглары УМК буенча дидактик материаллар күргәзмәсен күрсәттеләр , сөйләм үсеше буенча өзлексез белем бирү эшчәнлеген, зурлар төркеме балалары белән «Рус телен өйрәнәбез» (тәрбиячесе Галиулина А. Н. ) тәкъдим ителде,   балалар белән "Теремкәй» әкиятен театральләштерелгән музыкаль тамаша итеп күрсәттеләр (тәрбиячеләре Галимуллина Н..М., Галиулина А. Н., музыка җитәкчесе-Зарипова Г. Х.) ,Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы мөдире Габдулхакова Г. В. Һәм мөдир урынбасар Сафина Е. В. "Балаларны дәүләт теленә өйрәтүне оештыру" темасына чыгыш ясадылар. Соңыннан "Мәктәпкәчә белем бирү стандарты контекстында балаларга билингваль белем бирү" темасы буенча мәгариф бүлеге методисты Сәетова А. Н. чыгыш ясады. Семинарда катнашучыларга коллегалар белән аралашу, бу юнәлеш буенча кызыксындырган сорауларга җаваплар алу бик файдалы булды.

Кошлар-безнең балачак дусларыбыз. Алар һәр елны безгә яз алып киләләр, алардан башка табигатьнең матурлыгы да тулы булмас иде! Уен барышында кошлар турында шигырьләр, хикәяләр укылды, рәсемнәр ясалды, Кызыл китапка кертелгән кошларның исемнәре аталды, табышмаклар конкурсы үткәрелде. Экологик чарага балалар бик теләп катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International