Кинофильмны карарга Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең барлык укучылары һәм укытучылар килде. Бөек Ватан сугышына багышланган бу фильм укучыларда зур тәэсирләр калдырды.
1906 нчы елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 нчы елның 1 нче апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927нче елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927нче елның 1 нче апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән. Шул унайдан, Баландыш төп мәктәбендә “Кошлар безнең канатлы дусларыбыз”дип исемләнгән чара утте (оештыручы- Мөбәрәкшина Ф. Г.) . Әлеге чарада укучылар актив катнаштылар, викторина сорауларына җавап таптылар ,ә соңыннан кош оялары конкурсы булды.Әйдәгез, кошларны саклыйк, ояларны һәм җимлекләрне элик!
2 апрель- Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе китапханәсендә, 1-3 класс укучылыры белән әңгәмә уткәрелде. Китапханәче Мөбәрәкшина Ф.Г. укучылар белән язучылар, аларның әсәрләре, гомумән китап турында сөйләштеләр: “Тормышыбызга тирән үтеп кергән “китап” дигән могҗизага без шул кадәр күнеккәнбез, аңа сулый торган һава, эчә торган су кебек гадәти нәрсә дип кенә карыйбыз. Бу бөек могҗизаны уйлап табу өчен кешелек дөньясына дистәләрчә мең еллар кирәк булган. Без ияләшкән китапка хәтле нинди генә китаплар булмаган: таш китап, агач китап, сөяк китап, тукыма китап. Мондый китапларны язу өчен күп вакыт, зур көч соралган, аларны куллану да җиңел булмаган”... һәм тагын бик куп мәгълумат туплады укучылырыбыз әңгәмә барышында.
2 нче апрель көнне мәктәбебезнен 6 сыйныф укучысы Галләмов Морат “Без бергә” республика балалар иҗаты фестиваленең зона этабында катнашып матур чыгыш ясады. Ана уңышлар телибез!
4 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары хезмәт һәм мәшгүльлек бюросы хезмәткәрләре белән очрашты. Укучылар торле профессия үзенчәлекләре белән таныштылар. Очрашу укучыларга алга таба профессия сайлауда бик нык ярдәм итәр.
1-5 нче апрель көннәрендә Олы Мишә урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үткәрде. Алар авыл китапханәсе, балалар бакчасы, кибет, почта оешмаларына кереп, халык белән аралаштылар. Сөйләмдә татар теленең дөреслеге, камиллеге турында әңгәмәләр кордылар. Республикабызда үткәрелүче акциянең дәрәҗәсен күтәрү өстендә эзлекле эшләр алып бару һәм киләчәк буыннар өчен татар теленә мәхәббәт хисләре уяту- укучыларыбызның төп максаты.
Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсендә төрле чаралар планлаштырыла. 4 апреля көнне “Әкиятләр илендә” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарабыз "Театр һәм китап» дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү белән башланып китте. “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар чарада катнашучылар өчен “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерделәр.
Кичә, 4нче апрель көнне, Теләче 2нче балалар бакчасында профсоюз оешмасының отчет сайлау җыелышы узды. Башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Рафикова Л.А. профсоюз әгъзаларына 2017-2019 елларда башкарылган эшләр турында чыгыш ясады һәм күмәк килешүгә кертелгән өстәмәләр белән таныштырды. Җыелышның икенче өлешендә ачык тавыш бирү юлы белән яңа профсоюз оешмасы рәисе һәм контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары сайланды.
Безнең очрашу вакытында китапханә кунаклары әдәбиятта төрле жанрлар турында белделәр. Аннан соң әдәби геройларны, балалар язучылары исемнәрен, китап турында җырлар һәм шигырьләр искә алырга тырыштылар.
Соңыннан без "китаплар ярдәм сорый» дигән акция үткәрдек. Яшь китап укучылар вакыт узу белән китапханә китапларының яраксыз булуы, китап укучыларның картаюы, китап белән игътибарсыз мөгамәләләре аркасында килеп чыгуы турында белделәр. Барлыгы 15 китап ремонтланды. Акция барышында балалар үз эшенең әһәмиятен тойдылар һәм китапка сакчыл һәм кайгыртучан карарга кирәк, ә кирәк икән, «беренче ярдәм күрсәтергә» дигән фикергә килделәр.
Татар халык әкиятенә нигезләнеп язылган “Дүрт дус” исемле спектакльнең премьерасын Республиканың традицион мәдәният ны үстерү үзәге белгечләре: композитор, М.Җәлил премиясе лауреаты Риф Гатауллин, үзәкнең хореография буенча баш белгече Лилия Япарова, үзешчән театрлар буенча белгеч, режиссер Рифат Миндубаевлар тамаша кылып , студия эшенә югары бәя бирделәр.