2 апрель- Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе китапханәсендә, 1-3 класс укучылыры белән әңгәмә уткәрелде. Китапханәче Мөбәрәкшина Ф.Г. укучылар белән язучылар, аларның әсәрләре, гомумән китап турында сөйләштеләр: “Тормышыбызга тирән үтеп кергән “китап” дигән могҗизага без шул кадәр күнеккәнбез, аңа сулый торган һава, эчә торган су кебек гадәти нәрсә дип кенә карыйбыз. Бу бөек могҗизаны уйлап табу өчен кешелек дөньясына дистәләрчә мең еллар кирәк булган. Без ияләшкән китапка хәтле нинди генә китаплар булмаган: таш китап, агач китап, сөяк китап, тукыма китап. Мондый китапларны язу өчен күп вакыт, зур көч соралган, аларны куллану да җиңел булмаган”... һәм тагын бик куп мәгълумат туплады укучылырыбыз әңгәмә барышында.