Яшь буында татар халкының мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү һәм аның фольклорын популярлаштыру максатыннан, Күкчә авылы китапханәсе « Наши истоки. Читаем фольклор» Бөтенроссия акциясендә катнаштып, диплом белән бүләкләнде.
15 март көнне Сауш авылы китапханәсе фонды район китапханәсенең комплектование бүлегеннән алып кайтылган 28 данә (15- зурлар өчен, 13- балалар өчен) яңа китаплар белән тулыландырылды. Һәрбер китап учетка алынып, эшкәртү үткәрелеп “Яңа китап – серле хәзинә” күргәзмәсенә куелды.
Вахит Имамовка 65 яшь тулуга багышланган бу чара яшьләр катнашында үтте. Китапханәче аларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Яшьләр аның китапларына күзәтү үткәрделәр һәм берничәсен укырга алдылар. Бу чара яшьләргә китапханәдән китап алырга этәргеч булды.
Ачы авыл китапханәсендә язучының юбилее уңаеннан, "Юбиляр ай язучылары" рубрикасында "Язучы Бондаревның тууына 95 ел " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Экспозициядә наркоманияне кисәтүгә караган, наркотиклар куллану белән бәйле җинаятьчелеккә каршы көрәштә хокукый җәһәтләрне тасвирлаган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар, шулай ук әфьюнчыларның аяныч язмышын яктырткан матур әдәбият әсәрләре дә урын алды.
27 нче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Ибрагимов А. катнашты һәм ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында 1 урынга лаек булды. Балалар бакчасы коллективы яшь спортчыны җиңүе белән котлый һәм әти-әнисенә зур рәхмәтен җиткерә.
15 март көнне Баландыш төп мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен «Мәктәп һәм балалар бакчасы арасында дәвамчанлык» дигән темага район семинары булып узды. Семинар вакытында кунаклар рус теленнән «Весна» темасына занятие һәм башлангыч сыйныфларда ачык дәресләр карый алдылар. Шулай ук «Нәүрүз бәйрәме» дигән чара да күрсәтелде. Очрашуда укытучылар һәм тәрбиячеләр үзләрен борчыган проблемалар хакында фикер алыштылар.
Максабаш авыл китапханәсе татар халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышланган #Еникины укыйбыз дип исемләнгән төбәкара акциягә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде.
Укучылар күргәзмәгә урнаштырылган материаллар нигезендә аның тормыш юлы, китаплары белән якыннанырак таныша алалар.
Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Илһамлы иҗат” исемле китап күргәзмәсе куелды. Беренче иҗат тәҗрибәләре, әдәби-публицистик язмалары Актаныш һәм Балык Бистәсе төбәк газеталарында, соңга таба республика көндәлек матбугаты битләрендә басыла. 1988 елда Татарстан китап нәшрияты яшь прозаикның тугыз хикәясен һәм бер повестен эченә алган «Ир канаты» исемле мөстәкыйль китабын бастырып чыгара, өч елдан янә ике яңа повесте («Күке», «Нәзер») һәм унлап хикәясе тупланган «Нәзер» җыентыгы дөнья күрә. 1993 елда «Яшерелгән тарих» исемле беренче документаль әсәрен яза. 2001 елда «Утлы дала», «Тозлы яра» (2002) романнары, «Могикан» (2001) повестен яза. 2002 елда Вахит Имамовка Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә. Ул — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.