18 март – язучы, прозаик, тарихчы Вахит Имамовның тууына 65 яшь тула.

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Илһамлы иҗат” исемле китап күргәзмәсе куелды. Беренче иҗат тәҗрибәләре, әдәби-публицистик язмалары Актаныш һәм Балык Бистәсе төбәк газеталарында, соңга таба республика көндәлек матбугаты битләрендә басыла. 1988 елда Татарстан китап нәшрияты яшь прозаикның тугыз хикәясен һәм бер повестен эченә алган «Ир канаты» исемле мөстәкыйль китабын бастырып чыгара, өч елдан янә ике яңа повесте («Күке», «Нәзер») һәм унлап хикәясе тупланган «Нәзер» җыентыгы дөнья күрә. 1993 елда «Яшерелгән тарих» исемле беренче документаль әсәрен яза. 2001 елда «Утлы дала», «Тозлы яра» (2002) романнары, «Могикан» (2001) повестен яза. 2002 елда Вахит Имамовка Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә. Ул — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International