ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2019 ел
сишәмбе

Бу чараның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Әңгәмә - фикер алышу вакытында без алкоголь, тәмәке тарту һәм наркотиклар кебек зарарлы гадәтләргә вакыт җитмәсен өчен дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләштек.  Катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, физкультура белән шөгыльләнү, организмга чыныктыру турында үз фикерләрен әйттеләр, шулай ук озак елларга сәламәт булып калу һәм авырмау турында файдалы киңәшләр алдылар. 

Бу чарага зарарлы гадәтләрнең зыяны турында сөйләүче китап-иллюстрацияләнгән күргәзмә оештырылды. Барлык катнашучыларга «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән буклетлар таратылды.

    Күргәзмәдә гаиләнең мөһим роле, гаилә кыйммәтләре, гармонияле гаилә берлеге төзү турында китаплар тәкъдим ителде.

Күргәзмәнең беренче бүлеге «Барысы да гаиләдән башлана» дип атала һәм гаилә роле, гаилә мөнәсәбәтләре төзү турында материаллар туплауны үз эченә ала. "Балаларны тәрбияләүдә вак-төякләр юк» дигән икенче бүлек гаилә тәрбиясе буенча әдәбиятка багышланган. «Әдәбиятта гаилә образы» ның өченче бүлеге укучыларны рус язучыларының иҗаты белән таныштыра. 

15 март көнне Баландыш төп мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен «Мәктәп һәм балалар бакчасы арасында  дәвамчанлык»дигән темага район семинары булып узды. Семинар вакытында кунаклар балалар бакчасында дәресләр һәм башлангыч сыйныфларда ачык дәресләр карый алдылар.  Шулай ук «Нәүрүз бәйрәме»дигән чара да күрсәтелде.   Очрашуда  укытучылар һәм тәрбиячеләр үзләрен борчыган проблемалар хакында фикер алыштылар.

Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да бу чарада актив катнаштылар. Барлык уен төрләрендә призлы урыннар алып,команда беренчелегендә 3 нче призлы урынга лаек булдылар.

Әлеге акция кысаларында Ямбулат авылы китапханәсендә берничә чара үткәрелде. "Милли рухыбыз җырчысы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде, кычкырып уку үткәрелде. "Әмирхан Еники - әдәбият остазы" дигән презентация тәгъдим ителде. Акциядә актив катнашкан өчен китапханә Диплом белән бүләкләнде.

10 -15  нче март   көннәрендә  Казан  шәһәрендә Теләче урта мәктәбе физика укытучысы   И.Х.Алексеева “ Ел укытучысы - 2019” Бөтенроссия  конкурсының региональ этабында  катнашып кайтты. Теләче урта мәктәбе директор урынбасары А.П. Пашина һәм информатика укытучысы Ф.Ф. Гаптрахманов конкурсантка методик яктан ярдәм иттеләр.   Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Котлыйбыз!

2019 елның 15 март көнендә Иске Жөри авылында яшәүче тыл ветераны Минхаҗева Саҗидә Әхмәтҗан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Саҗидә  апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Иске Жөри авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International