15 март көнне Шармыш авыл китапханәсендә "Храни себя от бед, пока их нет!" дигән чара үтте.

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Бу чараның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Әңгәмә - фикер алышу вакытында без алкоголь, тәмәке тарту һәм наркотиклар кебек зарарлы гадәтләргә вакыт җитмәсен өчен дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләштек.  Катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, физкультура белән шөгыльләнү, организмга чыныктыру турында үз фикерләрен әйттеләр, шулай ук озак елларга сәламәт булып калу һәм авырмау турында файдалы киңәшләр алдылар. 

Бу чарага зарарлы гадәтләрнең зыяны турында сөйләүче китап-иллюстрацияләнгән күргәзмә оештырылды. Барлык катнашучыларга «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International