ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Шул унайдан, Сауш авыл китапханәсендә «Татарстан символлары» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапларга күзәтү вакытында китап укучыларга 1992 елда кабул ителгән Дәүләт гербындагы төсләрнең, сүрәтләрнең анлатмасы, герб авторлары турында мәгълүмат бирелде. «Татарстан Республикасының символлары» дигән электрон презентация күрсәтелде.

Әңгәмәнең  максаты - өлкән яшьтәге кешеләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру. Өлкән яшьтәге, ялгыз кешеләр еш кына мошенникларның корбаны була. Ялганчыларның корбаннары булмас өчен, һәрвакыт игътибарлы булырга һәм шикле гамәл ясаганчы, киңәш сорап дусларына яки якыннарына мөрәҗәгать итәргә кирәк икәнлеге аңлатылды.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар - журналлар безгә туган төбәгебезнен тарихы, Ватан хакына сугышкан һәм кахарманлык күрсәткән кешеләр тарихы, ТР үткәне һәм бүгенгесе турында сөйлиләр.

Буген китапханәбездә озак еллар җитәкче вазыфаларын башкарган Гильмиев Сәлмән Гали  улы, үзе эшләгән чордагы хәтирәләрне искә алды.

11 нче февраль көнне  Теләче урта мәктәбендә  инглиз теле атналыгы башланып китте.  Инглиз теле укытучылары Л.К. Хәмидуллина,  Л.Т. Әхмәтҗанова, Л.Г. Алексеева и

А.Ф. Җамалиева  җиденче сыйныф укучылары  белән инглиз телендә “ Йөзгә бер” дигән уен өештырдылар. Укучылар  интеллектуаль уенда сорауларга җавап бирделәр,

белемнәрен ныгыттылар.

Күргәзмәдә авторның китаплары, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәгълүматлары урын алды. Әлеге күргәзмә белән китап укучылар Р. Хафизова турында күбрәк мәгълүмат алдылар.

Казаклар авылы китапханәсе балалар һәм яшүсмерләр өчен Свердлау өлкәсе Талица район китапханәсе оештырган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз» акциясе кысаларында катнашты һәм диплом белән бүләкләнде. 

Фестиваль авыл яшьләрен җыя һәм тамашачыларны матур һәм гаҗәеп чыгышлар белән сөендерә. Аның бурычы - җәмәгатьчелек игътибарын иҗади казанышларга һәм яшьләрнең уңышларын җәлеп итү, абруен күтәрү, ачык, үзенчәлекле талантларны ачыклау, эстетик тәрбия һәм яшьләрне рухи яктан баету. Шулай ук ул танышу, аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм берләшү өчен менә дигән мәйданчык булып тора.
Конкурсантлар «Вокал», «Хореография», «Нәфис уку», «Иң яхшы презентация», "Иң яхшы яшь гаилә"номинацияләрендә иң яхшы исем өчен көрәштә катнаштылар.Конкурста катнашучылар арасында-төрле һөнәр һәм мавыгулар вәкилләре, кемдер тормышта беренче тапкыр сәхнәгә чыкты, ә кемдер өчен бу эш яки яраткан шөгыль, әмма аларның барысын да бер теләк берләштерә иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International