Бәйрәм кичәсе балалар катнашында әкият, мәзәкләр, күңелле конкурслар, биюләр һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнү белән үрелеп барган.
3 январь көнне Олы Мәтәскә авыл мәдәният йортында өлкән яшьтәге һәм урта буын авылдашлары өчен “Кичке уен” дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткән.
Теләче урта мәктәбе укучысы Киямов Искәндәр кышкы каникулларда бик теләп узенең мәдәни көндәлеген тутыра. Искәндәр “ Укучының мәдәни көндәлеге” республика конкурсының интернет тур җиңүчесе. Җиңүче Искәндәр Республика Яңа ел Елкасында да булып кайтты.
Бәйрәмгә авылга кайткан кунаклар, авыл халкы жыелган иде. Жыр - мон белән берлектә, шигырьләр, уеннар уйналды. Килгән кунаклар бик актив булдылар.
Күргәзмәдә һәркем үзенә кирәк кызыклы китаплар белән танышты.
Галиәсгар Камал оста тәрҗемәче дә. Николай Гоголь, Александр Островский, Максим Горький, Мольер һәм башкаларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. 1929 елда “Хафизәләм иркәм” исемле комедиясен яза. “Күзсез мастерлар”, “Өч тормыш”, кебек пьесалары һәм күп кенә шигъри әсәрләре дөньяга чыга.
Кар бөртекләре - яңа елга иң матур бәйрәм бизәге. Безнең һәрберебез мәктәптә хезмәт дәресләрендә аны ничек яратып кискәнен хәтерли. Һәм һәр укучыга хәзер үткәннәргә кайту һәм иң матур, иң оригиналь «кар гүзәле» ясау мөмкинлеге бар!
Мастер-класста укучылар күңелле иҗат суларына чумдылар! Балалар һәм өлкәннәр дустанә атмосферада кар бөртекләре кистеләр.
Мастер-класста катнашучыларның барысы да зур канәгатьлек, күңел күтәренкелеге һәм искиткеч яңа ел кәефе алдылар!