Бәйге нәфис сүз сәнгатенә кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатьлелеген тоя белү сәләтен үстерү максатыннан үткәрелде. «Татар телендә уку» номинациясенең 18 яшьтән 25 яшькә кадәр булган яшь төркемнәре арасында катнашып, Фирүзә Фаляхова 2 урынны яулады. Җитәкчесе- Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова.
РФ Конституциясе көне уңаеннан Айдар авылы китапханәсендә китап укучылар игътибарына "Конституция-тормышның төп законы"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә РФ Конституциясе тексты, шулай ук Россиянең дәүләт символикасына һәм Конституцияне булдыру тарихына багышланган китаплар тәкъдим ителде. Китапханәгә килгәч, «Россия Федерацисе конституциясенә 25 ел» дигән презентация карарга һәм викторина сорауларына җавап бирергә була.
Бу истәлекле дата РФ Дәүләт Думасы тарафыннан 2007 елның 26 гыйнварында билгеләнгән иде. Әлеге истәлекле дата уңаеннан 9 декабрь көнне Ачы мәдәният йортында балалар өчен «Данлы геройлар белән горурланабыз! " дип исемләнгән әдәби - уен программасы үткәрелгән.
Нәкъ менә коррупция демократик институтларның җимерелүенә китерә, икътисадый үсешне тоткарлый, еш кына дәүләтнең нигезен какшата. Кече бизнес вәкилләре эшчәнлегендә еш очраучы "беренчел чыгымнар" киртәсе - коррупция нәтиҗәсе.
7 декабрь көнне, коррупция көне уңаеннан, Айдар авылы мәдәният йортында "Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик" дигән мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Күргәзмә үз эченә коррупциягә карата әдәби китаплар һәм «Коррупциягә юк!"дип аталган буклетлар эшләп куелды.
Айдар авылы җирлегенә караган Айдар авылы һәм Субаш керәшен авылы үзешчәннәренең чыгышын көчле алкышларга күмде Баландыш авылы халкы. Җырчыларга кушылып җырлап, күңелле ял иттеләр. Кабат әлегедәй җылы очрашулар кирәклеген теләп калдылар.
Моннан егерме биш ел элек 1993 елның декабрендә бөтенхалык тавышы белән кабул ителгән Төп Закон җәмгыятебезнең социаль-сәяси һәм икътисадый тормышының төп принципларына нигез салды.
Бүгенге Конституция - Россия дәүләтенең демократик үсешенең ныклы нигезе. Бу игелекле ниятләр декларациясе генә түгел, турыдан-туры гамәлдә булган реаль документ.
12 декабрь көнне, Теләче җирлекара китапханәсендә шушы көнгә багышланган «Конституция – илнең төп законы» исемле китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә Россиянең дәүләт символикасына һәм Конституцияне булдыру тарихына багышланган китаплар тәкъдим ителде.
11нче ноябрь көнне Теләче 2нче балалар бакчасы базасында “Педагогларның конкурс хәрәкәтен методик яктан тәэмин итү” темасына мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре мөдирләре өчен районкүләм семинар булып узды. Семинар барышында төп теманы яктырткан чыгышлар ясалды һәм мөдирләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирелде. Шулай ук семинарда катнашучылар игътибарына Теләче 2нче балалар бакчасына йөрүче балалар, тәрбиячеләр тырышлыгы белән әзерләгән концерт номерлары һәм Г.Камалның “Беренче театр” әсәре тәкъдим ителде.
Киңәшмәдә сүз мәктәпкәчә белем бирүдә төрле бәйгеләрдә катнашу буенча эшчәнлекне тагын да яхшырту, яңа инновацион технологияләрне куллану, балаларда зирәклекне үстерү эшен дәвам итү турында сүз барды.
11нче декабрь көнне Теләче 2нче балалар бакчасы базасында “Педагогларның конкурс хәрәкәтен методик яктан тәэмин итү” темасына мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре мөдирләре өчен районкүләм семинар булып узды. Семинар барышында төп теманы яктырткан чыгышлар ясалды һәм мөдирләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирелде. Шулай ук семинарда катнашучылар игътибарына Теләче 2нче балалар бакчасына йөрүче балалар, тәрбиячеләр тырышлыгы белән әзерләгән концерт номерлары һәм Г.Камалның “Беренче театр” әсәре тәкъдим ителде. Семинар эшлекле үтте.
Александр Солженицынны бүген бөтен дөньяда беләләр. Нобель премиясе лауреаты, «Архипелаг ГУЛАГ» китабы авторы, күренекле социаль фикер иясе – XX гасыр тарихында төп фигураларның берсе.
Бу көнгә китапханәдә «Художник, мыслитель, пророк " китап-иллюстрацияләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмә янында әңгәмә-диспут узды, яшь китап укучылар язучының иҗаты турында үз фикерләрен белдерделәр. Күргәзмә-презентация Солженицынның тормышы һәм иҗаты турында сөйли. Күргәзмә викторина белән бергә алып барыла, анда теләге булган һәркем катнаша ала. Аларга җавап бирү өчен язучының биографиясе белән танышырга һәм үзе язган әсәрләр белән танышырга кирәк.
Соңыннан без китапханәдә булган әсәрләр белән таныштык: «Не стоит село без праведника» «Матрёнин двор», «Раковый корпус», «Один день Ивана Денисовича» һ. б.