Шул уңайдан 12 октябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә “Хәтер исән икән – тарих бар” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. 1552 елның 15 октябре - татар халкы өчен иң фаҗигале көн, үз дәүләтчелеген югалту көне булып тора. Укучылар Казан ханлыгы тарихы, Сөембикә - ханбикәнең идарә иткән еллары белән таныштылар. Әлеге мөһим вакыйгага багышланган “Чорлар аша тарихыбыз дәшә” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.
Шул уңайдан Пенза өлкә балалар һәм яшүсмерләр өчен китапханәсе инициативасы буенча «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» ХII төбәкара акциясе игълан ителде. Иске Җөри авыл модель китапханәсе акция кысаларында «Лермонтовны укыйбыз» дип исемендәге шигърият сәгате үткәрде. Иске Җөри урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары шагыйрьнең биографиясе, иҗаты һәм тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар. Аннары балалар шагыйрьнең «Утёс», «Молитва», «Ангел», «Тучи» кебек шигырьләрен тирән эчтәлекле итеп укыдылар. Әлеге истәлекле көнгә «Лермонтовның шигъри дөньясы» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде.
Россиядә «Урманны саклыйк» акциясенең алтынчы сезоны старт алды. Акциянең максаты - урманга сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Күкчә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Планетада яшел урыннар саны кими бара. Экологик хәлне яхшырту өчен битараф булмаган кешеләрне җәлеп итәргә һәм туган якны яратучы, экология турында кайгыртырга әзер кешеләрне берләштерергә кирәк. Агач - тормыш символы бит. «Үз агачыңны утырт» — Бөтенроссия проекты кысаларында ел саен яз һәм көз айларында Россия халкы шәһәрләрдә, авылларда һәм җирлекләрдә игелекле уйлар белән агачлар утырта, шуның белән яшәү тирәлеген камилләштерә. Бу акциягә Казаклар авылы мәдәният хезмәткәрләре дә кушылды.
2024 елнын 9 октябрендэ “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә 2007-2009, 2010-2011 нчы елларда туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеген үткәрде.
Ярышта барлыгы 9 мәктәптән 146 укучы катнашты.
10 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсенә, “Китаплар яши торган йорт” дигән экскурсиягә кечкенә китап укучылар – Шәтке урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары килде.
Бөек рус шагыйре, драматург, прозаик Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тулу уңаеннан 10 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Лермонтов шигърияте көне” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. 26 ел яшәү гомерендә ул гаҗәеп күп әсәрләр иҗат итә. Иң күренекле әсәрләре: "Бородино", "Герой нашего времени", "Демон", "Маскарад", "Мцыри", "Думы". 400 дән артык шигырь, шигырьләренә күп җырлар, романслар, опера, симфония әсәрләре язылган.
7 октябрь – балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең тууына 75 яшь тулу уңаеннан Иске Җөри авыл модель китапханәчеләре кече яшьтәге китап укучылар өчен «Кыйбласы – балачак иле» дип исемләнгән әдәбият сәгате үткәрделәр.
Һөнәри юнәлеш бирү һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре өчен финанс грамоталылыгын өйрәнү кысаларында тәрбиячеләр Хуҗина Р.Г., Минһаҗева Г.Р., Хафизова Н. Р. “Ак Барс” банкына – «Акча яши торган йорт”ка экскурсия үткәрделәр.
Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга бара дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләрнең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, уеннарын, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган.