ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүчеләр белән “Көз патшабикәсе - кабак” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Бәйрәм барышында китапханәче кабакның килеп чыгышы, файдалы үзлекләре турында сөйләде. Бәйрәмебез кунаклары кабактан әзерләнгән төрле ризык рецептлары белән уртаклаштылар. Әлеге кичәбездә төрле уеннар, конкурслар үткәрелде, табышмакларга җаваплар табылды. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.

Бу көнне, традиция буенча, мәдәният учакларында төрле чаралар уздырыла.  Шул уңайдан 1 октябрь көнне Олы Мишә авыл җирлеге белән берлектә  мәдәният йортында мул табыннар артында бик матур чара үткәрелде. Әлеге аудитория өчен мәдәният хезмәткәрләре, авыл китапханәсе һәм урта мәктәп коллективы тарафыннан үзешчән сәнгать номерлары әзерләнде, лирик һәм күңелле җырлар яңгырады. Нәниләребезнең бию коллективы, укучыларның  чыгышы бәйрәмне тулыландырды.   Җитәкчеләребез изге теләкләрен җиткерделәр.          

Көзге календарьда йөрәк тирән рәхмәт хисләре белән тулган, рәхмәт сүзләре әйтәсе, кешеләргә аеруча  игътибарлы буласы килүче гадәти булмаган дата бар. Бу- өлкәннәр көне.     Баландыш төп мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы озак еллар мәктәптә эшләгән ветеран укытучыларны, хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады.  Укучылар үзләренең концерт номерлары белән өлкән буынга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Баландыш авылы мәдәният йортында   китапханә белән берлектә өлкәннәр көне уңаеннан “Тормыш көзенең җылысы” дигән бәйрәм чарасы оештырылды. Очрашуга килгән кунаклар чәй өстәле артында борчу-мәшәкатьләрдән арынып, бер-берсе белән аралашты, матур җырлар тыңлап ял итте. Чара котлаулар, күңелдә уелып калган кызыклы хәлләр, хатирәләр белән үрелеп барды.

2 октябрь көнне балаларның китапханә турындагы белемнәрен тулыландыру максатында «Аленушка» балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен «Китап балаларны кунакка чакыра» дигән экскурсия үткәрелде.

1 октябрь – Өлкәннәр көне. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

Өлкәннәр көне датасы өлкән буын кешеләренә гомер юллары турында хәтерләтү түгел, әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә, барлык өлкән буын кешеләренә туган илебезнең үсешенә керткән өлешләре, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтергә яхшы мөмкинлек.

1 октябрьдә өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Өлкәннәр көне бөтен җирдә икенче көзге айның беренче көнендә - 1 октябрьдә билгеләнә. Шуңа күрә, олы буынга көзге сезонның иң чорында махсус көн бүлеп бирергә карар ителә. “Хатын – кыз гүзәллек алиһәсе” темасына оештырылган китап күргәзмәсе өлкән яшьтәге кешеләрнең үзләренә дә һәм алар турында күбрәк белергә теләүчеләргә дә кызыклы булачак. Шулай ук аларга Алан авыл җирлеге башлыгы тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.

Биредә зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркемгә йөрүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре, музыка җитәкчеләре, бакчада эшләп чыккан ветеран хезмәткәрләргә һәм үзләренең әби-бабаларына бәйрәм чарасы әзерләделәр. Бу көнне биредә өлкән буын яңа буын белән очрашты. Балалар  үзләренең кадерле әби-бабаларына бакчада өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр, бәйрәм чарасы бик күңелле узды. 

30 сентябрьдә безнең илдә яңа истәлекле дата – Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе Россия Федерациясе белән берләшү көне билгеләп үтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International