Китапханәче китапханәгә килүчеләрне шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, шигырьләренә, поэмаларына күзәтү ясады.
Анда Республиканың күренекле урыннары, символлары (флагы, гербы, гимны) турында сөйләнелде. Кичә азагында катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.
Анда Баландыш авыл китапханәчесе дә “Көзге муллык-2018” дигән күргәзмә белән катнашты.
Педагогик конференциядә республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Ахметзянова Л.М., Татарстан Республикасының мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының председателе Прохоров Ю.П. та катнашты. Кидәшмә барышында узган уку елына нәтиҗә ясалды, яңасына бурычлар билгеләнде һәм хезмәт эшчәнлеген яңа гына башлаган яшь белгечләр хөрмәтләнде. Фидакарь педагоглар район башлыгының, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы бүләкләренә лаек булды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең балалар бакчасы педагоглары Нәбиуллина Р. И., Хәсәншина Ф.Ф., Рафикова Л.А., Галимова Н.Ф. һәм Мөхәммәдиева М.Ф. бар иде.
Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы яктыртылды, шигырьләре укылды.
Әлеге бәйрәмдә Максабаш авыл китапханәчеседә катнашты.
Республика көне Татарстанның күп милләтле халкының гомуми бәйрәме ул. 28 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә "Милләтара татулык үзәге син - Татарстан" дип исемләнгән темага әдәби сәгать үткәрелде. Китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды һәм китап укучыларга тәкъдим ителде.