22 август - Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне. Бүген (22 август) бу көн Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә дә билгеләп үттелде. Китапханәче укучылар белән әңгәмә үздырды. Ул укучыларга флагның кайчан барлыкка килүен, төсләрнең нәрсә аңлатуын, башка флаглар янында кайда һәм ничек урнаштырылуы турында аңлатма бирде. Бу чарадан укучылар бик күп мәгълүмат алдылар.
Авылда иң матур бакчасы дип Максабаш авылында яшәүче Сөнгатуллиннар гаиләсе танылды.
Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәсендә укучылар белән «Россия флагы көне» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
Әлеге көн уңаеннан, Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре, тематик чара үткәрделәр. Бу чарада Россия символы тарихы сөйләнде, балалар флаг төсләре һәм аларның әһәмияте турында күп кенә мәгълүмат алдылар.
Бу көнне китапханәгә килгән китап укучылар Россия флагы төсләре турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук бу көнне китапханәдә «Белый, синий, красный цвет – символ славы и побед» исемле күргәзмә дә эшләнде.
Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята. Урта Мишә авыл китапханәсендә китап укучылар өчен “Россия Флагы – безнең горурлыгыбыз” исемле күргәзмә төзелде һәм китап укучыларга тәкъдим ителде. “Флаг России” исемле темага буклет ясалды.
Әлеге укуларда флаг төсләренең аңлатмалары өйрәнелде, презентация күрсәтелде.
Бу бәйрәм гаилә бәйрәме, дуслык, туганлык бәйрәме. 22август көнне Шәтке авылында да әлеге бәйрәмне зурлап билгеләп үттеләр. Яңа гына ачылган “Шәткә бабай чишмәсе” ндә Шәтке авыл җирлеге хезмәткәрләре, китапханәче, мәдәният йорты директоры белән берлектә Корбан ашы үткәрелде.
Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята. Традиция буенча бу көнне Шәтке авылы китапханәсендә “22 август Роосия Федерациясе Дәүләт флагы көне” дип исемләнгән рәсемле китап-күргәзмәсе эшләде. Китапханәче китап укучыларны әлеге күргәзмәдәге материаллар, Россия флагы тарихы белән таныштырып тора.