Россия флагының өч төсе - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата. Шул унайдан 22 август көнне Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә Россия флагы көненә багышлап, балалар белән рәсем конкурсы үткәрелде
Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә “Илебезнең өч бизәге”дигән темага әңгәмә үкәрелде. Максаты: балаларны Россия флагы тарихы белән таныштыру һәм аларда патриотик хисләр тәрбияләү. Укучыларга флагның килеп чыгу тарихына кагылышлы һәм дәүләт символлары турында кызыклы фактлар турында сөйләнде. Шулай ук китапханәче халыкка флаг барллыкка килү тарихының кызыклы фактлары турында язылган мәгълүмати буклетлар да таратты.
Балалар Россия флагының тарихына кагылышлы викторина сорауларына җаваплар бирделәр.Кичә истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Чараның максаты: балаларда илгә карата патриотлык тәрбияләү. Соңыннан китап укучылар өчен белешмә-күргәзмәлек тәкъдим ителде.
Әлеге күргәзмәгә Россия гимны һәм гербы турында мәгълүматлар куелды.
23 август көнне Курс сугышындагы Җиңүгә 75 ел тулды. Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә “Курск сугышында Җиңүгә75 ел” дип исемләнгән буклет эшләнде.Әлеге буклетта Курск дугасында булган бәрелешләр турында материаллар яктыртылды.
Әлеге укуларда флаг төсләренең аңлатмалары өйрәнелде.
Чара барышында Россия - ничек барлыкка килүен, безнең илнең тарихы, кемнәр анда яши, россия флагында нинди символлар бар? һәм традицияләре турында сөйләнде.
Безнең халык өчен тормышыбызда Дәүләт флагы Көне бик мөһим бәйрәмгә әйләнде. Әлеге датаны билгеләп үтүдә без горурлык хисләрен тоябыз, бөек державасы булган дәүләтебез белән горурланабыз. Безнең илебез һәрвакыт чәчәк атсын, Россия Флагы аяз күгебездә тынычлык кына теләп җилфердәсен!