Бу бәйрәм гаилә бәйрәме, дуслык, туганлык бәйрәме. 22август көнне Шәтке авылында да әлеге бәйрәмне зурлап билгеләп үттеләр. Яңа гына ачылган “Шәткә бабай чишмәсе” ндә Шәтке авыл җирлеге хезмәткәрләре, китапханәче, мәдәният йорты директоры белән берлектә Корбан ашы үткәрелде.
Шушы көн кысаларында Иске Җөри урта мәктәбендә укучылары ( Юнармия) авыл халкына шарлар һәм Россия флагын тараттылар. Әлеге чара укучыларның тарихи белемнәрен киңәйтү һәм дәүләт символларын популярлаштыру максатыннан эшләнде.
Балалар Россия флагының тарихына кагылышлы викторина сорауларына җаваплар бирделәр.Кичә истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
16 август конне районыбызга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Алар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Бурганов Рафис Тимерханович белән безнең Алан балалар бакчасында да булдылар . Районыбыз житәкчеләре белән берлектә балалар бакчасында үткән капиталь ремонт эшләре белэн таныштылар. Бакчаның һәр бүлмәсен: йокы, аш, уен, азык- төлек блогын һәм уен мәйданчыкларын игътибар бн карадылар. Кунаклар ремонт эшләреннән, бакчаның уку елына әзерлегеннэн бик кәнагатъ булып киттеләр.
Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята.
Теләченең 3нче балалар бакчасы тәрбиячеләре бүген төрле чаралар үткәрделәр. Балалар Рәсәйнең флагы һәм аның төсләренең нәрсәне аңлатканлыгы турында әңгәмә тыңладылар, аннары флагны рәсемгә төшерделәр. Чара барышында туган ил турында төрле шигырьләр дә яңгырады. Балалар «Рәсәйнең шәһәрләрен искә төшер» исемле викторинада бик актив катнаштылар, «Чишмәкәй» исемле рус халык уенын уйнадылар.
Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Яраткан китап якын дус, сердәш була.Урта Мишә авыл китапханәсендә балалар белән "Минем яраткан китабым" дигән фотоконкурс үткәрелде.Балалар үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр, эчтәлекләре белән таныштырдылар.
Бу мәглүмат чаралары “Туган туфрагымда күмелеп калган гомер агачымның тамырлары” дип исемләнгән күргәзмәгә куелды һәм киң катлам китап укучыларга тәгъдим ителде.
Чөнки һәр кеше күңелендә авыл хезмәтчәненә карата мәхәббәт һәм хөрмәт очкыны яна. Икмәк кадере,аны үстерүчеләрнең олы хезмәтен берни белән дә бәяләп булмый. Айдар авылы китапханәсендә тәкъдим ителгән “Тирен түгеп илгә икмәк үстергәннәр хөрмәткә лаек” исемле күргәзмә, бөртекле культураларны урып-җыю барышын , икмәк, аның кыйммәтләре, игенченең авыр һәм мактаулы хезмәте турында мәгълүматлар җиткерә.
Айдар мәдәният йорты директоры Фаляхова Р.А. 2018 нче ел-Татарстаныбызда Толстой елы буларак игълан ителүе, язучының биографиясе, балаларны ничек яратуы турында сөйләде. Берсеннән-берсе кызыклы хикәяләре, әкиятләре нәкъ бала вакытта язылганы ачыкланды. Әлеге чарада катнашучылар очрашу азагында шундый нәтиҗә чыгардылар: Л.Н.Толстойның китаплары бары тик яхшылыкка, дөреслеккә, өйрәтә, кыю булырга чакыра.