1 март көнне Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары район үзәге Теләчедә урнашкан “Дулкын” бассейнында йөзәргә өйрәнү буенча күнекмәләр алып кайттылар.
28.02.2023 Теләче муниципаль районы укучыларының 2008-2010, 2011-2012, 2013 һәм аннан яшьрәкләр арасында бадминтон буенча ярышлары узды. 7 мәктәп катнашты. Гомумкоманда урыннары түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын - Баландыш, 2 урын - Теләче, 3 урын - Б.Мәтәскә. Призлы урыннар: 3 урын — Сабирҗанова Айзилә (2008-2010), 2 урын — Гыймадетдинова Алисә (2008-2010), 2 урын — Мөхәрләмова Ильвина (2011-2012), 4 урын — Сабирҗанов Айнур (2011-2012), 3 урын — Сөләйманова Гөлнур (2013 һәм аннан яшьрәк)
28 февраль көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә комплекслы иминлек тәэмин итү» дигән темага район семинары булып узды. Семинарны 3 нче номерлы Теләче балалар бакчасы мөдире Габделхакова Г.в. ачып җибәрде, ул семинарда катнашучыларны сәламләде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре белән «Теремок» рус халык әкияте мотивлары буенча музыкаль һәм театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
Ватанны саклаучылар көне - балаларга кыюлык, батырлык турында тагын бер кат искә төшерү мөмкинлеге ул. Балалар төрле хәрби һөнәрләр, хәрби техника, җир өсте, һава һәм су транспорты сурәтләнгән рәсемнәрен күрсәттеләр. Конкурста кече яшьтәге мәктәп укучылары катнашты.
«Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә 2023 елның 9 мартында 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр социаль ятимлек һәм гаилә иминлеге мәсьәләләре буенча «Хатын-кызга игътибар» кайнар линиясе оештыра. Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(939)345-37-50 (whatsapp та сорау бирү өчен).
3-4 мартта РСФСРның спорт мастеры, Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданины Р.Я. Мөхәммәтшин истәлегенә багышланган «Ялкын» журналы призына 2007-2008 елгы егетләр арасында «көрәш " буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Әлеге ярышта Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән 5 көрәшче катнашты. 55 кг. авырлык категориясендә III урынны Нигъмәтҗанов Данияр Б. алды, 65 кг авырлык категориясендә Кәримуллин Ислам Татарстан Республикасы чемпионы булды.
6 март көнне ЮИД отрядлары оешуга 50 ел тула. Олы Мишә урта мәктәбендә дә ЮИД отряды эшләп килә. Отряд үзенең эшчәнлеге барышында республика, район күләмендә уздырылган күп кенә акция , мероприятияләрдә актив катнаша. Мәктәптә юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне, яктырткыч кайтаручы элементлар булдыруны пропагандалаучы чаралар уздыру-отрядның бурычы.
Иске Карабаян авылы китапханәсе каршында кышны озатып язны каршы алу - Май чабу бәйрәме үткәрелде. Әлеге бәйрәм бигрәк тә милли традиция һәм йолаларны саклап калу, фольклор иҗатын тагын да җәелдерү максатыннан уздырылып килә. Бәйрәм спорт уеннары, дәртле җырлар, биюләр, шигырь уку белән үрелеп барды. Олысы да, кечесе дә күңел ачып, кайнар коймактан авыз итте. Традиция буенча бәйрәм ахырында карачкы яндырылды.
Ватан сакчысы булу Россиядә һәрвакыт хөрмәтле һәм дәрәҗәле саналган. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 24 февраль көнне Айдар авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә “Рәхмәт сезгә тормыш диңгезендә маяк булган өчен, ир-егетләр!” дип исемләнгән КВН-кичә үткәрелде. Төрле сынаулардан торган бу ярышта дүртәр кешедән торган «Айдар яшьләре” һәм “Бөркетләр” командалары көч сынаштылар. Һәр конкурс биремнәре егетләрне җитезлектә, уңганлыкта, шаянлыкта, тапкырлыкта сынады. Ә ярышлар арасында дәртле җырлар, биюләр, нәфис сүз бәйрәмебезгә ямь өстәде. КВН-кичәдә катнашучы егетләрне жюри лаеклы бәяләп, нәтиҗәләр ясады. Бәйрәм күтәренке рухта узды.
Олы Мишә урта мәктәбендә "Гаилә кыйммәтләре" темасына "Мөһим сөйләшүләр" дәресе үтте. Укытучылар, гаилә традицияләренең бер гаилә эчендә буыннар уртаклыгын гына саклап калмыйча, алдагы буыннарга гаиләнең илебез тарихы белән бәйләнешен күрергә, киләчәк буын язмышы өчен җаваплылык тоярга мөмкинлек бирүе турында сөйләделәр.