ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2023 ел
сишәмбе

Шушы көн кысаларында Айдар авыл китапханәсендә «Сәламәтлеккә, хыялга - әйе, наркотикларга, бәлагә - юк!"» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.

В Шадкинской сельской библиотеке 1 марта, в честь дня рождения татарского писателя, земляка Нурислама Хасанова, была организована книжная выставка «Шушы яктан, шушы туфрактан беҙ» . На выставке были представлены 4 тома избранных произведений писателя и другие книги. В произведениях писателя освещаются внутренние переживания героев, любовь и ненависть, отношение людей к природе, жизненный уклад. Произведения Нурислама Хасанова «Бәхилләрме йөрәк?», «Күрәчәк», «Җан авазы», «Хакыйкать хакы» были рекомендованы посетителям библиотеки  для домашнего прочтения.

Педагог һәм остаз елы кысаларында Олы Мишә урта гомуми белеем бирү мәктәбендә күргәзмә оештырылды, анда мәктәп, дәреслекләр тарихы, мәктәп формасы һәм башкалар турында кызыклы материаллар урнаштырылды.

 

Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында "Үзеңне наркотикларга бәйләмә" исеме астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Наркомания – хәзерге заманның төп әфәтләрнең берсе. Әлеге чараның төп максаты - яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә тискәре караш булдыру. Сөйләшүне мәдәният хезмәткәрләре алып барды.  Алар яшьләргә наркотик матдәләрнең организмга  зыяны хакында аңлаттылар  һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.

Олы Мишә авылы китапзанәсендә, Пушкин картасы буенча, “Көйне таны” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Чарада катнашучылар үзләренең сәнгать әсәрләре буенча белемнәрен тикшерделәр.

Һәр гражданинның тормышы, бигрәк тә хәзерге чорда, шулкадәр катлаулы һәм күптөрле, хокук белеме нигезләрен өйрәнүне балачактан диярлек башларга кирәк.

    28 февраль көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Минем хокукларым һәм бурычларым” темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Китапханәчеләр аларның һәрберсенең хокуклары һәм бурычлары һәм аларны көндәлек тормышта ничек куллану турында сөйләде. Әңгәмә барышында балалар бүген Халыкара Закон булып торган бала хокуклары турында Конвенция белән таныштылар.

Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында,  милли татар ашларын бөтендөньяга таныткан  Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган    аш- су осталары арасында  беренче район  фестивале узды. Бәйгедә 20 дән артык райондашыбыз хөрмәтле җюри алдында имтихан тотты.  Әлеге чарада  Юныс Әхмәтжановның кызы Фәридә Юнысовна, язучы, Россиянең аш-су остасы Равилә апа Шәйдуллина, "Дворянское гнездо" рестораны шеф- повары Руслан Камалов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
    Максабаш авылыннан да әлеге бәйгедә "Иң тәмле торт" номинациясендә даими китап укучыбыз  Гөлназ Солтанова һәм  "Яшь йөрәкләр" вокаль ансамбле дә катнашты.

Әлеге уңайдан, 2 март көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре сәүдә үзәкләрендә булып китап укучыларыбызга якташ язучыларыбызның китапларын тәкъдим иттеләр. Китапханәнең уку залында “Тамырлары шушында бәрәкәтле туфракта” дип исемләнгән китап күргәзмәсендә  якташ язучыларыбыз Р.Низами һәм Н.Хәсәновның иҗатларын яктырткан китаплар урын алды.

Күргәзмә 1 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көненә багышланган. Күргәзмәдә куркыныч авыруларга китерүче зарарлы гадәтләр белән көрәш, профилактика буенча һәм сәламәт яшәү рәвеше турында әдәбият тәкъдим ителде. Шулай ук өлкән сыйныф укучылары өчен «Мы выбираем жизнь» дигән буклетлар әзерләнде

Алан урта мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Күңелле стартлар» дигән спорт бәйрәме узды. Стартка «Ракета» һәм “Дуслык” командалары чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International